Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары Тегермәнлек мәктәбендә конференция саен... агач утырталар (Фоторепортаж)

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта  мәктәбендә үткән “Туган җиремнең урман-сулары – безнең яшәешебез” дигән республикакүләм экологик конкурс-конференция аеруча мөһим теманы үз эченә алга...

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта  мәктәбендә үткән “Туган җиремнең урман-сулары – безнең яшәешебез” дигән республикакүләм экологик конкурс-конференция аеруча мөһим теманы үз эченә алган иде. Районыбызның табигатен яшәртү, саклау, савыктыру буенча бездә бик күп нәтиҗәле эшләр башкарыла. Мәктәптән ерак түгел урында Рамазан Кәбиров җитәкләгән “Каенкай” мәктәп яны  урманчылыгы составындагы укучылар белән агачлар утыртылды. Хәзер анда агачлар саны ел да өстәлеп кенә тора. Аларның саны инде бер меңнән артып китте. Мәктәбебез урманчылыгында бүген каен, усак, имән, нарат , чыршы агачлары гөрләп үсеп утыра. Мәктәбебездә нинди генә чаралар үткәрелмәсен, ул һәрвакыт җыйнаулашып агач утырту кебек күркәм гадәт белән тәмамлана. Дәрәҗәле кунаклар агачларны мәктәп ишегалдына утырталар. Биредә утыртылган агачлар аллеясының үз тарихы бар: иң беренчеләре мәктәбебезнең яңа бинасы ачылу тантанасы вакытында утыртылган иде. 22 ел эчендә аларның барысы да инде мәһабәт, биек булып үсеп җиттеләр. Ә икенче партиясен 2011елда “Мәгариф” журналы белән берлектә Халыкара урманнар елы уңаеннан  уздырылган йомгаклау конференциясе җиңүчеләре, кунаклар катнашында утыртылды. Ел да Бөтендөнья урманнар көне уңаеннан Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында утыртабыз. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы питомнигында үскән зәңгәр чыршылар да мәктәбебез аллеясын бизәп, тирә -юньгә ямь өстәп утыра.





Бу соңгы конференциядә исә районыбызның 20 мәктәбеннән һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче төрле яшьтәге балалар, укучылар, аларның җитәкчеләре катнашты. Мәктәп залына балаларның кулдан эшләнгән эшләнмәләре, рәсемнәр, табигатьне саклауга багышланган листовкаларыннан бик бай һәм эчтәлекле күргәзмә урнаштырылган иде. Анда ниләр генә юк: кош оялары, чишмә макетлары... Аларны җентекләп карап чыгу да шактый вакыт алган булыр иде.

Бу чарада мәртәбәле кунаклар – якташыбыз, Казан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире, академик Харис Мусин, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының идарә җитәкчесе Айдар Гайфуллин, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры Нияз Тәҗмиев,  Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, район мәгариф бүлеге методисты Фәридә Шәрипова, озак еллар Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгын җитәкләгән Ренат Насыйбуллиннар да катнашты. Бу чараның безнең мәктәптә үткәрелүенең сере – бездә яшь буынга экологик тәрбия бирүнең иң уңышлы куелышына ачык дәлил ул.    Әйе, мәртәбәле кунакларны мәктәбебезгә чакырып, укучылар хезмәтенә дә  бәя бирелде. Булачак яшь урманчыларыбыз табигать безнең яшәешебез икәнен бик яхшы белә.
Раушания КӘБИРОВА,

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ