Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары уку йортында патриотик тәрбия

«Уникс» мәдәни спорт комплексында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү өлкәсе вәкилләре арасында патриотик темага очрашу  булып узды.Сүзне КФУның яшьл...

«Уникс» мәдәни спорт комплексында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү өлкәсе вәкилләре арасында патриотик темага очрашу  булып узды.
Сүзне КФУның яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова башлады: «Бездә барлыгы 47 000 студент белем ала, шуларның 20 000е чит илдән килгәннәр. Россиянең 13 төбәгенең югары белем бирү оешмаларында белем алучы 3420 укучы сораштырылды».
Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре форумы кысаларында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, тикшеренүдә катнашкан студентларның 50 проценты үзен чын мәгънәдә патриот дип саный. Алар фикеренчә,  ватанпәрвәрлек мондый оешмаларның эшчәнлегендә катнашуда чагылыш таба.
Бүгенге көндә әлеге юнәлештәге оешмалар арасында: «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, патриотик һәм хәрби-патриотик тәрбия үзәкләре, Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте, куркынычсызлык буенча студентларның берләшкән отрядлары.  
5-12 нче ноябрьдә студентлардаватанпәрвәрлек хисен күтәрү өчен «Чиксез минем Россия» этнографик студентлар марафоны узачак. Чара алты этаптан торачак, барлыгы 190 кеше катнаша ала, шуларның 30ы оештыручылар һәм волонтерлар. Марафон милләтләр, этнослар турында белем дәрәҗәсен үстерү; Россия җәмгыятенең мәдәни, милли күзаллавы аша студентларның уен формасындагы иҗади потенциалын ачуга; яшьләр белән эшләү һәм аларны тәрбияләү ысулларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
- Безнең патриотик эшчәнлегебез Бөек Ватан сугышына гына таянмый, яшьләр бүген дә ил белән горурланырга тиеш, - дип искәртә Юлия Виноградова.
Тематик сораштыруда  катнашучыларның  83 проценты «Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган хәрби парад» Бөтенроссия чарасы, 64  проценты — «Үлемсез полк» халыкара иҗтимагый гражданлык-сәяси хәрәкәте, 32 проценты — сугыш ветераннарына адреслы социаль ярдәм күрсәтү, 11 проценты — «Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясе турында беләләр.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ