Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманча балалар бакчалары барлыкка киләчәк

2020 елда  Казанның «Салават күпере» торак комплексында өр яңа балалар бакчаларын төзү планлаштырыла. 600 урынлык инновацион өч яңа балалар бакчасы «Салават күпере»  микрорайонында инде агымдагы елның...

2020 елда  Казанның «Салават күпере» торак комплексында өр яңа балалар бакчаларын төзү планлаштырыла. 600 урынлык инновацион өч яңа балалар бакчасы «Салават күпере»  микрорайонында инде агымдагы елның ахырында ачылачак. Балаларны полилингваль системасы буенча укытачаклар. Бу хакта РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
121нче “ЭврикУм” балалар бакчасында ачык киңлек “Open Space” технологиясе кулланачак. Әлеге технология тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә кайбер төрле мәсьәләләрне хәл итү, нәтиҗәле чишү механизмнарын табу һәм төрле хәл ителеп бетмәгән проблемаларга яңа, инновацион чишелешләрне эзләү ысуллары тәкъдим ителә.
Шул ук балалар бакчасында яңа уку проектын тормышка ашыру планлаштырыла. Ул проект “Тере китаплар” (“Живые книги”) дигән кызыклы исем йөртәчәк.
122 номерлы “Сәлам” балалар бакчасының үзенчәлеге булып кечкенә яшьтән үк төрле эшчәнлек өлкәләрендә купбаскычлы башлангыч профессиональ дәрәҗәгә ия булган һөнәри осталык күнекмәләренә өйрәнү тора. Аннан тыш, балалар бакчасында кечкенә укучылар татар, рус һәм инглиз телен өйрәнеп, үзебезнең татар халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмыйча аларның булган күп кырлы үзенчәлекләренә дә төшенәчәкләр.
132нче “Дуслар” дигән балалар бакчасында сабыйларның бөтен яктан да үсеш алуына булышчы булып инновацион үсеш юнәлешләре сайланачак. “Игелекле бизнес” проекты балаларга финанс өлкәсендәге белемлелеккә һәм менталь арифметика кебек юнәлешләрдә белем алырга ярдәм итә. Аерым игътибар спорт һәм иҗат өлкәсендәге сәләтлелеккә биреләчәк.
Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ