Логотип Магариф уку
Цитата:

Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган конференция узды

Шушы көннәрдә №171 гомуми урта белем мәктәбендә татар язучысы Зиннур Хөсниярга багышланган I шәһәркүләм эзләнү конференциясе булып узды. Башкаланың төрле мәктәпләреннән килгән туган тел укытучылары, я...

Шушы көннәрдә №171 гомуми урта белем мәктәбендә татар язучысы Зиннур Хөсниярга багышланган I шәһәркүләм эзләнү конференциясе булып узды. Башкаланың төрле мәктәпләреннән килгән туган тел укытучылары, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, “Салават күпере”, “Сабантуй” редакциясе хезмәткәрләре гыйлем йортының абруйлы кунаклары булды.

Конференциядә Зиннур Хөсниярның бала чагы, эшчәнлеге, тормышы яктыртылды. Мәктәп укучылары тарафыннан Хөсниярның “Рәхәт” новелласыннан өзек куелды. Аны мәктәп режиссеры Фердинанд Хафизов 9 нчы сыйныф укучылары белән сәхнәләштерде. Авторның әйтәсе килгән уй-фикерләре сәхнәдән, укучылар теленнән әйтелде.
Конференциягә әдипнең эшчәнлеген яктырткан эзләнү эшләре кабул ителгән иде, җиңү яулаган һәр эш бүләккә лаек булды.
Бу гамәлнең дәвамлы, нәтиҗәле булуын телик!

Ирек НИГЪМӘТИ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ