Зирәк фикерләр

 

Җан тынычлыгы баштагы уйларга бәйле. Сезнең тормыш вакыйгалары проблема түгел, ә проблема булып сезнең тормышыгызның барышы турында ничек уйлавыгыз тора.  (Шәрык әйтеме)

                      ***

Сезнең кимчелекләрегезне күрсәтеп торучы – дошман түгел, ә сезнең яхшылыкларыгыз турында даими әйтеп торучы һәрвакытта да сезнең дустыгыз булмый. (Кытай әйтеме)

                        ***

Синең күзеңне ачучының авызын япма. Аягыңда нык тора башлагач, сине кулында күтәреп йөрүчене онытма. (Шәрык әйтеме)

                        ***

Адәм баласы шундый үзенчәлекле: байлыгын югалткач, ул кайгыра, ә көненең бушка узуы турында уйламый да. (Шәрык әйтеме)

                       ***

Башка кешегә төбәп аткан угың, Җир шарын урап чыгып аркаңа кадалачак. (Шәрык әйтеме)

                         ***

Берәр кеше күңелеңдә калсын дисәң, аңа битараф булма. (Америка язучысы, философы Ричард Бах)

                        ***

Кешенең акылы турында аның җаваплары түгел, биргән сораулары сөйли. (Француз сәясәтчесе Гастон де Левис)

                     ***

Юләр хисенә, ә акыллы акылына таяна. (Нидерланд философы Эразм Роттердамский)

                     ***

Кем бала чагында ялкау үскән – картайгач, ярлы була – онытма! (Шәрык әйтеме)

                      ***

Тормышыгызның 10 проценты сезнең нәрсә эшләвегездән тора, ә 90 проценты гомумән тормышны ничек кабул итүегездән. (Инглиз язучысы Сомерсет Моэм)

                   ***

Кешене тыныч кына гафу итәргә кирәк, алай булмаса – нинди кичерү инде ул?! (Француз язучысы Андре Моруа)

                   ***

Кайберәүләр үзләренең бәхетле яшәүләре турында белмиләр дә. (Француз фәлсәфәчесе Люк де Вовенарг)

                  ***

Хатын-кыз үзенең фикере башка ирнең фикере белән туры килгәндә ул ирне акыллыга саный, әмма үз ирен түгел. (Шәрык әйтеме)

                         ***

Кеше бернәрсә дә белми икән, һәрнәрсәгә дә ышана. (Австрия язучысы Мария Эбнер-Эшенбах)

                          ***

Арысланнар тыныч булса да, алардан куркалар, этләр һау-һау өреп торсалар да, аларны таш атып куалар.( Шәрык әйтеме)

                             ***

Акыллы булырга теләсәң – әйбәтләп сорарга, игътибар белән тыңларга, тыныч кына җавап бирергә һәм кирәкмәгәнгә сөйләмәскә өйрән. (Шәрык әйтеме)

                                ***

Әгәр үзегезне хөрмәт итүләрен теләсәгез, башкаларны хөрмәтләгез. (Шәрык әйтеме)

                             ***

Кешенең максатлары арткан саен, ул үсә тора. (Немец шагыйре Фридрих Шиллер)

                           ***

Ярлының хыялы искитмәле бай. (Америка язучысы Вашингтон Ирвинг)

                              ***

Һәр хатын-кыз – асылы белән фетнәче, иң мөһиме: ул үзенә каршы фетнә ясый. (Ирландия язучысы һәм шагыйре Оскар Уайльд)

                              ***

Башка халыкка карата гадел булмасагыз, үз халкыгызга хезмәт итмәгез. (Немец язучысы Людвиг Берне)

                             ***

Мактау белән генә хатын-кызны җиңеп булмый, ә ир-атны җиңеп була. Аның аермасы шунда. (Ирландия язучысы һәм шагыйре Оскар Уайльд)

                           ***

Ирнең хатынына мөнәсәбәтен философиянең поэзиягә мөнәсәбәте белән чагыштырып була. (Немец шагыйре Моисей Сафир)

                           ***

Сәүдә – алдау мәктәбе. (Француз философы Люк де Вовенарг)

                            ***

Кеше бәхетле булганда яхшы күренә. Әмма һәр яхшы кеше бәхетле булмый. (Ирландия язучысы һәм шагыйре Оскар Уайльд)

                        ***

Хәтта акыл иясе дә кырмыска оясына утырырга мөмкин, ләкин юләрләр аннан тиз торып китә белми. (Америка язучысы Джеймс Купер)

                        ***

Стаканым зур булмаса да, мин үз стаканымнан эчәм. (Француз язучысы һәм шагыйре Альфред де Мюссе)

                       ***

Тугыз әйберне яшереп тотарга кирәк: яшеңне, байлыгыңны, өйдәге ярыкларны, дога кылуны, нинди дарулар куллануыңны, мәхәббәт элемтәләреңне, бүләкләреңне, хөрмәтләүләреңне һәм намуссызлыгыңны. (Шәрык әйтеме)

                           ***

Бу дөньяда рухи байлыгыңны гына хакыйкать дип сана, аның бәясе беркайчан да кимеми. (Фарсы шагыйре, фәлсәфәче Гомәр Хәйям)

                            ***

Ир-хатын арасындагы ызгышта, гадәттә, тынычлыкның кадерен белмәүче җиңеп чыга. (Француз язучысы, биолог Жак Ростон)

                           ***

Хатын-кызларны буйсындыруның ике төрле ысулы бар, ләкин аларны берәү дә белми. (Америка язучысы, карикатурачы Фрэнк Хаббард)

                           ***

Әгәр башка кеше галимлеге белән галим булып булса, башка кеше зирәклеге белән зирәк булып булмый. (Француз язучысы, философы Мишель де Монтень)

                          ***

Кешенең яше – елга кебек: хатын-кызлар утыз елдан соң ул елганың кирегә агуын тели. (Француз язучысы һәм шагыйре Адриан Декурсель)

                        ***

Оптимизмнан да юләррәк пессимизм гына булырга мөмкин. (Француз драматургы, адвокат Тристан Бернар)

                        ***

Үзләренең ярлыларына мөнәсәбәт аша ошбу милләтнең алга китешен аңлап була. (Инглиз шагыйре, тәнкыйтьче Сэмюэл Джонсон)

                       ***

Тырышып, югары белем алып, юләр галим булырга мөмкин, әмма аның юләрлеге бетмәячәк. (Француз язучысы Пьер Бошен)

                     ***

Дөньяда хатын-кызлар аңламаган өч нәрсә бар: Ирек, Тигезлек һәм Туганлык. (Шәрык әйтеме)

                           ***

Кешеләрнең киңәшләрен тамчылап алабыз, ә башкаларга чиләкләп өләшәбез. (Кытай философы Конфуций)

                          ***

Бәхет ишегенә ачкыч кирәкми, ул һәрвакыт ачык. (Католик чиркәү эшлеклесе Мать Тереза)

                            ***

Без беркайчан да яшәмибез, яшәрбез әле дип өметләнәбез генә. (Француз философы, шагыйрь Вольтер)

                          ***

Алданган ир кеше һәр җирдә алданган ирләрне күрә. (Француз язучысы һәм шагыйре Марсель Пруст)

                            ***

Кем беләндер бергә көлгәнне онытырга мөмкин, әмма кем беләндер бергә елаганны – беркайчан да. (Шәрык әйтеме)

                             ***

Дөреслек ботинкасын кигәнче, Ялган ярты дөньяны тәпиләп үтәргә мөмкин. (Америка язучысы, җәмәгать эшлеклесе Марк Твен)

                            ***

Кайберәүләрнең күңелен күрер өчен алар янында утырып, сөйләгәннәрен тыңларга кирәк. (Америка язучысы, карикатурачы Фрэнк Хаббард)

                            ***

Карак кайда яхшы нәрсә күрсә, шуны ала, әмма андый әйбер аңарда булмый. (Француз язучысы һәм шагыйре Адриан Декурсель)

                          ***

Хакимият көчлерәк булсын өчен, аны чикләргә кирәк. (Немец язучысы Людвиг Берне)

                           ***

Уйлау сәләте скрипкада яки рояльдә уйнау кебек, һәркөнне шомартырга кирәк. (Инглиз һәм Америка киноактеры Чарльз Чаплин)

                            ***

Тәрбиядәге иң  тупас  хата – балаларны мөстәкыйль уйларга өйрәтмәү. (Немец драматургы һәм шагыйре Готхольд Лессинг)

                             ***

Капма-каршылык булмаса – тигезлек тә булмый. (Француз язучысы Андре Моруа)

                            ***

Хатын-кызлар үзләренең кыланчыклыгының чиген һич аңламый. (Француз язучысы һәм философы Франсуа де Ларошфуко)

                            ***

Акыл иясе беркайчан да барлык йомыркаларны бер кәрзингә тутырмый. (Испан язучысы Мигель де Сервантес)

                          ***

Көлкегә калам дип тимераякта шуарга өйрәнмисең. Ә тормышның бозлы юлы бик тайгак бит. (Инглиз драматургы Бернард Шоу)

                          ***

Бәхәс акыллыларны һәм юләрләрне тигезли. Юләрләр моны белә. (Америка язучысы, шагыйрь, табиб Оливер Холмс)

                       ***

Кешенең дөрес сөйләвенә ышануы кыен, үзегез аның урынында булсагыз, әлбәттә, ышанмас идегез. (Америка публицисты, тәнкыйтьче Генри Менкен)

                              ***

Тормышта хатын-кызның өч вакыт арасы бар: беренчесендә – ул үз әтисенең нервысында уйный, икенчесендә – иренең, өченчесендә – киявенең. (Француз язучысы Андре Моруа)

                              ***

Үзеннән югарырак торучыга шуышып баручы үзеннән түбәнрәкләрне таптый. (Шәрык әйтеме)

                                  ***

Гаилә – иң шәп тәрбия мәктәбе. (Француз философы Альбер Камю)

                                  ***

Кайберәүләрнең үз-үзен тотышы  бөтенләй аңлаешсыз: утырган килеш бер нәрсә белән килешсәләр, торып баскач – икенчесе белән. (Австрия психоаналитигы Зигмунд Фрейд)

                             ***

Акыллы кешенең көлүе күренеп  тора, ә ишетелми. (Немец фәлсәфәчесе Фридрих Ницше)

                              ***

Еллар узу белән шуны аңлыйсың: артыгы белән кешеләргә ачылып китү яхшыга алып бармый. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                             ***

Кайвакыт үзебез кичергән кешеләрне кочаклыйсы да килми башлый. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                         ***

Кешеләрне бервакытта да битарафлыкка этәрмәгез, ул аннан кире әйләнеп кайта алмый. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                                    ***

Көтә белгән кешегә барысы да вакытында килә. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                           ***

Кайбер нәрсәләрдә аз гына булса да дөреслек бар: һәр «Мин шаярам» дигән сүздә белү бар, «Миңа барыбер» дигән сүздә хислек бар, «Барысы да әйбәт» дигән сүздә азрак авырту бар. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                              ***

Һәр күңелсезләнү кешенең күзләрен ача, ә йөрәген яба. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                               ***

Һәр нәрсә дә уза, әмма барысы да онытылмый. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                                     ***

Белегез: ниндидер теләгегез тормышка ашмаса, ул кайвакыт сезгә яхшыга дигән сүз. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                             ***

Сезне һәркайсы үзгәртергә теләгән дөньяда үз-үзегез булып калу бик авыр. (Инглиз театры артисты Бенедикт Камбербетч)

                             ***

Әгәр сезнең өчен хисләрегез җавап бирсә, сез үзегезне югалткансыз дигән сүз. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                              ***

Ялганнан беркемнең дә үлгәне юк, диләр. Бу фикер хак, әмма җан, дуслык, ышаныч һәм кешелеклелек үлә. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                                 ***

Кешеләр атом бомбасы уйлап тапты. Тик әле бер генә тычканның да тәбе уйлап табу турында уйлап караганы юк. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                              ***

Эштә үзеңә яхшы мөнәсәбәт булуы турында мактанма, синең урыныңа тиз арада алмаш табачаклар, синең монда эшләгәннәреңне дә онытачаклар. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                                 ***

Үзеңне арыслан, бүре, лачыннар белән чагыштырганчы, үзең чын кеше бул, начарлык кылма. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                            ***

Синең турында артыңнан һәрвакыт сөйләячәкләр, шуңа күрә ничек телисең, шулай яшә. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                            ***

Һәр кешегә хөрмәт белән кара, хәтта синең белән тупас мөгамәләдә булучыларга да. Алар да яхшы кешеләр булганга түгел, үзең чын, лаеклы кеше булганың өчен. (Кытай философы Конфуций)

                           ***

Әгәр син үзең белән идарә итә алмыйсың икән, синең белән башкалар идарә итәр. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                                  ***

Тормышыңны яңа, чиста биттән башларга мөмкинсең. Әмма язу рәвешең үзгәрмәячәк. (Бразилия язучысы һәм шагыйре Пауло Коэльо)

                              ***

Тормыш ул – шундый: берәр мөһим эш башкарасы булганда, сезнең башка планнарыгыз килеп чыга. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                             ***

Сөйләшүнең өч кагыйдәсе бар:

– нәрсә әйтәсеңне уйла;

– уйламаган нәрсәң турында әйтмә;

– уйлаганыңның барысын да әйтеп бетермә. (Латыш язучысы, шагыйрь Аникуан)

                           ***

Үз-үзеңә ышан. Тирә-юньдәгеләрнең фикерләре көн саен үзгәреп тора. (Латыш язучысы, шагыйре Аникуан)

                              ***

Үпкәләүләрегезне онытыгыз, әмма авыр вакытыгызда сезгә ярдәм кулы  сузучыларны беркайчан да онытмагыз. (Конфуций)

                          ***

Кешеләргә яхшылык эшләү – беркайчан да искерми торган бердәнбер кием. (Торо Генри Дэвид)

                                ***

Зирәк фикерләрне мәгариф һәм матбугат ветераны Нияз МИҢГАЛИЕВ-БИШБАЛТА туплады

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.