Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь балалы әни эшләргә тиешме? Җавапны «Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа саныннан эзләгез  

Баланы тудыру бер хәл, кешелек өчен аны тәрбияле, намуслы, итагәтьле булып үстерү мөһим. Журналыбызның март санында киләчәк буынны тәрбияләү эшендә әти-әниләргә ярдәм һәм терәк булган мөгаллимнәр, пси...

Баланы тудыру бер хәл, кешелек өчен аны тәрбияле, намуслы, итагәтьле булып үстерү мөһим. Журналыбызның март санында киләчәк буынны тәрбияләү эшендә әти-әниләргә ярдәм һәм терәк булган мөгаллимнәр, психлоглар фикеренә шактый урын бирелде.обложка1 (1)


Аудитория каршында чыгыш ясарга шүрләгән баланың үз-үзендә ышаныч тудыру өчен «Тел бистәсе үстерик», яңа урында, яңа халәттә борчылган укучының әти-әнисенә «Каләм тоткан кул авызга сузылса...» язмалары ярдәмгә килер.


«Читкә чыгып гыйбрәт ал» дигән шигарь белән укучыларыбызга әйләнә-тирәбездә яшәүче төрле өлкәләрдә хезмәт куючы кешеләрнең гаиләләрен, эш-шөгыльләрен, язмышларын күрсәтергә тырышабыз. «Өй җылысы», «Утта янмый, суда батмый торган хәзинә», «Тәвәккәлнең эше пешә», «Хыял мәктәбе»нә ничә адым?» кебек язмалар нәкъ шул сериядән.


Шулай ук журнал битләрендә инде традициягә әйләнгән «Яңа бәйге» сәхифәсе дә урын алды. «Гаилә һәм мәктәп»нең март санында «Әти белән бергә ясадык!», «Тукайның әкият дөньясында» бәйгеләренең шартлары белән танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ