Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь уйлап табучылар, сезнең өчен!

Укучылар арасында техник иҗатка хәвәс булганнар да шактый. Яшь кулибинчыларга, шулай ук мәктәпләрдәге техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләренә ярдәм итү максатыннан, Татарстанның уйлап табучылар һәм раци...

Укучылар арасында техник иҗатка хәвәс булганнар да шактый. Яшь кулибинчыларга, шулай ук мәктәпләрдәге техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләренә ярдәм итү максатыннан, Татарстанның уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, моннан ике ел элек татар телендә «Яшь уйлап табучыларга» дигән бик тә үзенчәлекле һәм файдалы китап (авторлары – М.Әюпов, Р.Нуруллин, Н.Газиев) нәшер иттергән иде.
IMG_9375


Әлеге китапта уйлап табучылыкны математика, физика, химия, биология дәресләрендә куллану юллары, уйлап табу ысуллары, зиһен күнегүләре, уйлап табу күнегүләре, уйлап тапкач, нишләргә кирәклеге һәр балага аңлаешлы телдә бәян ителгән. Яхшы әйбер яхшы була инде. Нинди телдә, хәтта татар телендә язылган булса да... Татар телле аудиториягә адресланган «Яшь уйлап табучыларга» дигән китап хәтта рус милләтеннән булган күп кенә мөгаллим һәм укучыларда да кызыксыну уяткан. «Әлеге китапны русчага тәрҗемә итеп, бастырып чыгарттыра алмассызмы икән?» – дип, уйлап табучылар җәмгыяте җитәкчелегенә дә, китап авторларына да шактый кеше мөрәҗәгать иткән булган. «Кайсы да булса китапны тәрҗемә итү – үзе үк яңа бер китап язуга тиң. Шулай икән, рус укучысына адресланган яңа бер китап язу иҗат ягыннан шәхсән үзем өчен күпкә җиңелрәк», – дигән фикерен җиткерә әлеге китап авторларының берсе – Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь җанлы Ринат Гали улы Нуруллин. «Булдыра аласың икән, бу эшкә алын, әйдә», – дип, җитәкчелек тә хуплый үзен. Егет сүзе бер була, диләр бит. Төп хезмәтеннән соң (ул – Казан дәүләт энергетика университеты доценты) калган бар буш вакытын, йокысыз төннәрен яшь кулибинчылар өчен русча китап язуга багышлый Ринат әфәнде.IMG_9383


Тырышлык үз нәтиҗәсен бирми калмый: шушы көннәрдә аның «Байки юркого кота» китабы укучылар кулына килеп иреште. Исеме үк китап укучыларда кызыксыну уята. Исеме генә түгел, җисеме дә, ягъни китапның эчтәлеге дә балаларны мавыктырырлык. Шагыйрь абыйлары, төрле әдәби алымнар кулланып, уйлап табуларның килеп чыгу тарихын бәян итә, яшь уйлап табучылар өчен күнегү мәсьәләләрен, аларны чишү юлларын күрсәтә, интеллектуаль милекне хокукый яктан яклау нигезләрен аңлата, уйлап табуга патент алу өчен гаризаны тутыру тәртипләрен өйрәтә. Яшь кулибинчы булырга хыялланган Маратның елгыр мәче белән бергә уйлап табу серләрен ничек үзләштергәннәрен беләсегез килсә, Ринат Нуруллинның «Байки юного кота» китабын укымый калмагыз. Китап ахырында интеллектуаль милеккә кагылышлы терминнарның аңлатмалы сүзлеге дә тәкъдим ителгән.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ