Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь укытучыга ничек ярдәм итәргә?

Мәктәпкә эшкә урнашып эшли башлау белән яшь укытучы алдына меңләгән сорау килеп баса: укучылар белән ничек уртак тел табарга, аларны ничек кызыксындырырга, коллективка ничек кереп китәргә, ничек дөрес...

Мәктәпкә эшкә урнашып эшли башлау белән яшь укытучы алдына меңләгән сорау килеп баса: укучылар белән ничек уртак тел табарга, аларны ничек кызыксындырырга, коллективка ничек кереп китәргә, ничек дөрес итеп дәрес планы, эш программасы төзергә?


Screenshot_20180118-180301
Әнә шул проблемаларны күз алдында тотып, бу көннәрдә, төгәлрәге, 17 гыйнвар көнне Буа шәһәренең 1 нче урта мәктәбе базасында “Яшь укытучының һөнәри компетентлыгын күтәрү” темасына халыкара фәнни-методик семинар булып узды. Семинарны оештыручылар – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Буа районы мәгариф бүлеге.
– Семинарда катнашучылар 5 төркемгә бүленеп эшләде:
“Укыту-тәрбия эшендә заманча педагогик технологияләрне куллану”
“Мәктәптә яшь укытучы: проблемалар һәм аларны чишү юллары”
“Заманча мәктәптә остазлык эше: тәҗрибә һәм перспективалар” һәм башка мөһим темаларны үз эченә алган сексияләр эшчәнлегендә яшь укытучылар үзара тәҗрибә уртклашу максатыннан дәресләр күрсәтте, мастер-классларда катнашты. Куба, Индонезия, Казакстан, Үзбәкстаннан килгән профессорлар чыгыш ясады. Гомумән алганда, семинар бик нәтиҗәле узды дип саныйбыз. Яшь укытучыларның әлеге семинар барышында үзләренә кирәкле мәгълүмат алып, көн саен туып торган сорауларга җавап таба алуларына шигем юк,- диде Буа шәһәре 1 нче урта мәктәбе директоры Кәлимуллин Рамил Равил улы.
Семинарның практик өлешеннән соң, катнашучылар Буа шәһәрендәге истәлекле урыннар белән танышты.
Мәдәни программаны дәвам итеп, бүген алар Казан шәһәрендә урнашкан бөек шагыйрь Габдулла Тукай, татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри музеенда, ТР милли музеенда булды, Казан Кремлендәге архитектура һәйкәлләре белән танышты. Ә бүген кич Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Әрем исе” спектаклен тамаша кылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ