Логотип Магариф уку
Цитата:

“Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесенә йомгак “Газпром трансгаз Казан”да ясалды (ФОТО)

“Мәгариф” - “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясенең “Газпром трансгаз Казан”  ҖЧҖ белән уртак проекты  нигезендә  оештырылган “Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесендә журнал укучыларыбыз  өченче ел рәттә...

“Мәгариф” - “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясенең “Газпром трансгаз Казан”  ҖЧҖ белән уртак проекты  нигезендә  оештырылган “Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесендә журнал укучыларыбыз  өченче ел рәттән  катнашып килә.  Өч номинациядә барган бәйгегә быел да йөздән артык эш килде. Нәтиҗәләр турында “Гаилә һәм мәктәп” журналының июль санында хәбәр иткән идек инде.


Шушы көннәрдә “Газпром трансгаз Казан”  оешмасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды. Тантанага килүчеләр әлеге оешма эшчәнлеге, аның тарихы, бай музее белән танышты. Дипломнарны   оешманың баш инженер урынбасары   Р.Р.Кантюков, хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе А.В.Шадрин һәм “Татмедиа” АҖ филиалы директоры – “Мәгариф” журналы баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Ф.Р.Нурмөхәммәтов тапшырды.


сайтка газ 1


Республикакүләм “Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесендә “Газчының бер көне” номинациясендә җиңү яулаган Кукмарадагы 1 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Алинә Илгиз кызы Сәламова  (җитәкчесе – Г.Р. Сәламова) –  I дәрәҗә,    Лаеш шәһәрендәге 2нче урта мәктәпнең 6А сыйныфы укучысы Лилия Фәнис кызы Кәримова  (җитәкчесе – Л.Н. Сафина) – II дәрәҗә,  Балтач районы Смәел урта  мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Камилә Ришат кызы Мөхәммәдиева  (җитәкчесе – А.М. Мөхәммәдиева) III дәрәҗә Дипломга   һәм кыйммәтле  бүләккә лаек булды.


Бәйгенең “Хезмәтегез өчен рәхмәтлебез” номинациясендә   Биектау районы Красносельск балалар бакчасы музыка җитәкчесе Гөлназ Фрил кызы Вафинага – I дәрәҗә, Нурлат районы Күлбай-Мораса  урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Руфинә Роберт кызы Галиуллинага (җитәкчесе – Р.Г. Галиуллина) – II дәрәҗә, Кукмарадагы  4 нче урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Марсил кызы Галимуллинага III дәрәҗә Диплом  һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.


сайтка газ


“Иминлек дәресләре” номинациясендә җиңү яулаган Биектау районы Бөреле урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Миннәхмәт кызы Тәҗмиева – I дәрәҗә, Мөслим районы  Күбәк  урта мәктәбенең   математика укытучысы Дилбәр Нәкыйф кызы Фәхртдинова – II дәрәҗә,  Чирмешән районы үзәгендәге 1 нче “Ромашка”   балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Җәгъфәр кызы Садриева III дәрәҗә Диплом  һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.


Бүгенге көндә тормышыбызны әлеге оешма хезмәтеннән, зәңгәр ягулыктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.  2016 ел  “Газпром трансгаз Казан”  җәмгыятендә Хезмәтне саклау елы буларак билгеләп үтелә.  Эш урыннарында һәм, гомумән, бар җирдә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау зарур. “Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесендә дә  (апрель аенда чыккан “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында һәм сайтта без бу хакта искәртеп киләбез. Бәйгенең төп максаты да - балаларны кече яшьтән куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга өйрәтү бит. Бу эшебез тукталмый – ата-аналар да, укытучы-тәрбиячеләр дә балаларның иминлеге хакында гел истә тотсын иде.  Бәйге уңаеннан башкарылган эшләр дә бу хакта искәртеп торыр.


сайтка газ3


Тырышлык куеп башкарылган  эш авторларына да журнал дипломы һәм бүләк  вәгъдә иткән идек. Ул исемлекне тәкъдим итәбез һәм әлеге авторларның редакциягә кереп чыгуларын сорыйбыз (Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 7 нче кат. Тел.8 (843) 222-06-02).


Редакция дипломнарына лаек булучылар: 


      1.Гөлшат  Шәрипова, Пучы урта мәктәбенең тарих укытучысы, Актаныш (презентация).



  1. Гүзәлия Шакирова “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе, Буа шәһәре (иминлек дәресе).


     3.Илмира   Гыйбадуллина  Түбән Мәтәскә урта мәктәбе Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе филиалының башлангыч сыйныф укытучысы, Арча районы (сыйныф сәгате).



  1. Флера Хәйретдинова, Азнакай шәһәрендәге 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (сыйныфтан тыш чара).

  2. Алсу Фәттахова, 399 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, Казан (дәрес эшкәртмәсе).

  3. Рәзинә Кыямова, Питрәчтәге 1 нче урта мәктәпнең математика укытучысы (сыйныф сәгате).

  4. Рәшидә Куропаткина, Зәй шәһәрендәге 4 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (сыйныф сәгате).

  5. Наҗия Хәйруллина, Түбән Кама районы Трудовой төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (сыйныфтан тыш чара).

  6. Иделия Мәхмүтова, “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе, Балык Бистәсе (презентация).

  7. Миләүшә Рәхимова, Нурлат шәһәрендәге 4 нче мәктәпнең 4б сыйныфы укучысы (җитәкчесе – Р.Г.Рәхимова) (композиция).

  8. Илүзә Хәмидуллина, Айбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы, Биектау районы (җитәкчесе – Ә.Н. Низамиева) (чигүле мендәр, кулъяулык).

  9. Камил Габдрахманов, Дәүләки урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы, Апас (картина).

  10. “Кояшкай” балалар бакчасы, Биектау. Җитәкчесе – Лилия Шеваловская (картина).

  11. Рәзил Рәзетдинов, 127 нче урта мәктәпнең 5б сыйныфы укучысы, Казан (газчы сыны).

  12. Асаф Закиров, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы, Теләче (җитәкчесе Н.В.Закиров) (агач эшләнмәләр).

  13. 3в сыйныфы укучылары (җитәкчеләре - Г.Т.Шәрифуллина), Байлар Сабасы гимназиясе (рәсемнәр).

  14. Рәмис Нәбиев – Сәрдекбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, Кукмара районы (җитәкчесе - Л.Н. Нәбиева) (газчылар глобусы).

  15. “Әкият” (№37) балалар бакчасы хезмәткәрләре, Әлмәт (рәсемле хикәя).


Бәйгедә катнашкан башка укучыларга һәм педагогларга, бәйгедә катнашуларын раслап, электрон сертификат җибәрелә. Аның өчен nadiya.shayhutdinova@mail.ru адресына заявка (сертификатның кемгә бирелүе турында төгәл мәгълүмат белән) җибәрү кирәк. Барлык катнашучыларга да бик рәхмәтлебез, уңышлар телибез.


                                                                                                                                                                                                      Надия Шәйхетдинова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ