Жюри әгъзалары «Тукайның әкият дөньясында» бәйгесенә килгән эшләр белән танышты
Составына «Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов, шул ук журналның баш рәссамы Александр Алешин, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире...
Составына «Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов, шул ук журналның баш рәссамы Александр Алешин, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова кергән жюри комиссиясе «Тукайның әкият дөньясында» бәйгесенә килгән 300 дән артык эшне карады.
Бер эш тә игътибарсыз калмады. Оригинальлек, башкару техникасы, осталык – барысы да исәпкә алынды. Тиздән, бик тиздән бәйге җиңүчеләренең исемен атарбыз!
Комментарийлар