Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы — 2018» бәйгесе старт ала!

Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар арасында оештырылып килгән һөнәри бәйгегә старт бирәбез. Катнашучылардан иҗади эшләр 30 нчы июньгә кадәр кабул ителәчәк. «Авыл укытучысы» үз эшчәнлеген авыл җирле...

Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар арасында оештырылып килгән һөнәри бәйгегә старт бирәбез. Катнашучылардан иҗади эшләр 30 нчы июньгә кадәр кабул ителәчәк. 


«Авыл укытучысы» үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе  һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.


 Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала.


«Авыл укытучысы — 2018» өч этапта үткәрелә:


I этап – 2018 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр. (1–31 нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)
II этап – 2018 елның 1 нче августыннан 20 нче августына кадәр.
III этап – 2018 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.
Беренче этапта катнашучылар редакция тәкъдим иткән дүрт теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.
Темалар:

  1. Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы.

  2. Гаджетлар: яманнан яхшыга.

  3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?

  4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны.

  5. Бүгенге милли мәктәпнең язмышы.


II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№ 8, 2018 ел) һәм magarif-uku.ru сай­тында тәкъдим ителәчәк.
III этапка чыккан номинантлар үз предметлары буенча ачык дәрес тәкъдим итә. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланыл­ган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.
Катнашыгыз!
НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ