Мәгариф автор яңалыклары
-
Тукай фатихасы белән
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бушлай татар теле курслары старт ала
Казанда 21 апрельдән бушлай татар теле курсларының яңа агымы старт ала. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
-
Мәктәп укучыларының рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды
Саранскида Мәктәп укучыларының рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда «Гагарин декадасы»
Кичә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелде. Бу көннәрдә бөтен ил буйлап Юрий Гагарин очышының 65 еллыгына багышланган Беренче Россия космос атнасы узды. Киләчәктә ул ел саен Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында үткәреләчәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан мәктәпләрендә «Гагарин атналыгы»: укучылар космос турында квизда катнашты
Татарстанда «Гагарин атналыгы» кысаларында Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган тематик квиз узды.
-
175 нче гимназия «Зур тәнәфес» бәйгесендә төп бүләкне отты
Казанда узган «Зур тәнәфес» фестивалендә 175 нче гимназия төп призга лаек булды. Ул 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде.
-
Яшь педагогларга түләү кертелә
«Безнең яңа укытучыбыз» республика мәктәпләре педагогларына юнәлтелгән түләүне гамәлгә куячаклар. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре милли проектлар буенча 3,2 млрд сум җәлеп иткән
Татарстан университетлары һәм фәнни учреждениеләре 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа милли проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча җәлеп иткән. Бу хакта Россия венчур форумының пленар утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
-
Төгәл фәннәр укытучылары өчен квалификация күтәрү программасы старт алды
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында илнең 9 педагогика университетында төгәл фәннәр укытучылары өчен укыту башланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
27 мартта уздырылган математикадан БДИ нәтиҗәләре расланды
Математикадан БДИның вакытыннан алда тапшыру этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
-
Түбән Камадагы 8 нче мәктәптә капиталь ремонт дәвам итә
Түбән Камада «Юность» урамында урнашкан 8 нче урта мәктәптә капиталь ремонт эшләре дәвам итә.
-
«Физмат алгарыш» проекты кысаларында укытучылар акчалата түләүләр алачак
Физика, математика һәм информатика укытучыларына акчалата түләүләр кертергә планлаштыралар. Проект «Физмат алгарыш» программасы кысаларында әзерләнгән. Хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Балаларга киберкуркынычсызлык турында сөйләячәкләр
Балалар өчен киберянаулар темасына ике яңа видеоролик тәкъдим ителде. Оештыручылар – «Цифрлы икътисад» автоном коммерциягә карамаган оешманың «Цифрлы ликбез» проекты, РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Касперский лабораториясе.
-
2027/2028 уку елыннан барлык мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлыйлар
Россия мәктәпләрендә укучыларның тәртибен бердәм бәяләү системасы 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк. 2026/2027 уку елында һәр төбәктә 10 мәктәптә әлеге проект сынау этабында үткәрелә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда «Игелекле Казан. Инклюзия» форумы узачак
23–24 апрель көннәрендә Казанда «Инклюзия яңа социаль норма буларак: чакырулар һәм карарлар» халыкара форум-дискуссиясе узачак. Чара «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышланган һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 250 ләп катнашучыны җыячак.




