Ләйсән НИЗАМОВА автор яңалыклары
-
Җәлил укулары
Быел татар дөньясы каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе – шагыйрьнең иҗади мирасын дөньякүләм дәрәҗәдә саклауда, популярлаштыруда башкарылган иң саллы проектларның берсе.
-
Ясалма фәһемне өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк
Соңгы елларда ясалма интеллект (яки фәһем) темасы иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Кайсы гына өлкәне алып карама, алгарыш турында сөйлибез икән, кадрлар әзерләү, инновацион технологияләр белән беррәттән сүз ясалма фәһемгә килеп тоташа. Бу уңайдан җәмгыятьтә дә караш бер төрле генә түгел. Тормышка интернет кергән елларны хәтерлисездер? Нәрсә көтәсен төшенми торып, яңалыкны кабул итү җиңел түгел. Ясалма фәһем белән дә шул ук хәл. Кемдер һөнәрләрнең юкка чыгуыннан, эш урыннары бетүдән курка, икенчеләр гыйлем алу дәрәҗәсе төшер, балалар ялкауланыр, фикерләүдән туктарлар дип борчыла. Башка позицияне яклаучылар кешелекнең эше күпкә җиңеләячәк, бер корал бит бу дигән фикер яклы. Борчылу, дулкынланулар урынсыз түгел. Ләкин ниндидер бер фикергә килгәнче, иң дөресе әлеге мәсьәләне төптән өйрәнүдер, мөгаен. Билгесезлек куркыта кешелекне. Ә шул билгесезлекне белем һәм нигезле мәгълүмат белән тутыра алучылар ситуациядән файда күрә башларга да мөмкин.
-
Бөтендөнья «Туган тел» җыены – 2026
15–17 апрель көннәрендә Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыены узачак. Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 800 дән артык катнашучы килүе көтелә.
-
Милли кадрлар әзерләүдә өч терәк
Башкортстан Республикасында татар теле мөгаллимнәре турында сүз йөрткәндә, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталасы килә. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, Уфа фән һәм технологияләр университетының Уфадагы һәм Эстәрлетамактагы татар кафедралары – ныклы таяну нокталары. Милләтнең киләчәген тәрбияләячәк асыл мөгаллимнәрнең гыйлем кыйбласы булган әлеге өч үзәк белән якыннан танышыйк.
-
Ах син, мошенник!
Башыңдагы кыйбатлы бүрекне урамда көпә-көндез салдырып китүчеләр чоры турындагы истәлекләрне ишеткәнегез бардыр. Бүрек кыйссасы бүгенге заман талау ысуллары янында бер мәзәк кебек кенә. Кырыгалдарларның кулы озын хәзер: чит илдән торып та ыштансыз калдыра алалар. Мошенникларның яңа ысуллары, алардан саклану чаралары турында искәртеп тору артык булмас.
-
Приют – вакытлы куыш
Приют – социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларның вакытлыча сыену урыны. Приютларның эш үзенчәлекләре, дәүләт кочагындагы балалар язмышлары турында бу язма.
-
«Җәлилле иҗат» бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде
Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы һәм Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры белән берлектә журналга язылучылар арасында «Җәлилле иҗат» дип аталган бәйге игълан ителгән иде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Максим Горькийның тууына 158 ел тула
28 март көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда бөек язучының тууына 158 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
-
«Җәлилле иҗат» бәйгесе нәтиҗәләре
Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан журналга язылучыларыбыз арасында «Җәлилле иҗат» дип аталган бәйге игълан иткән идек. Биредә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Төрле номинацияләрдә барлыгы 97 эш кабул ителде. Менә ул җиңүчеләребез:
-
12 март – Галимҗан Ибраһимовның туган көне
Ул 1887 елда Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Солтанморат авылында дөньяга килә. Язучы, сәясәтче, журналист, мөгаллим, нәшир, галим...
-
«Җеп»/«Нитка» күргәзмәсе: тарихи костюм, борынгы читек, поликарбонат алка
11 март көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җеп» («Нитка») дип аталган күргәзмә эшли башлады. Әлеге чара Җәннәт Минһаҗева командасының ФЭШН ИФТАР проекты белән берлектә оештырылган. Күргәзмә татар костюмының тарихына һәм бүгенгесенә багышлана. Бер мәйданда музей җыентыкларындагы предметлар белән беррәттән милли мәдәни код нигезендә иҗат итүче заманча дизайнерларның эшләнмәләре тәкъдим ителә. Алай гына да түгел, «Сибур»-«Оргсинтез» предприятиесендә эшләнгән поликарбонат алкалар белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа китап
Язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Кадер иясе» дип аталган өр-яңа китабы дөнья күрде.
-
Гаилә автобусы – һәр гаиләгә
Белгечләрне халыкка якынайтучы Гаилә автобусы районнар буйлап сәфәргә чыга. Педагоглар, психологлар, табиблар, юристлар һәм башка белгечләрдән торган команда ярдәм кирәк гаиләләр белән очрашачак. Милли бизәкләр белән бизәлгән автобуста килгән профессионаллар командасына җирле белгечләр да кушылачак. Башта зур гомуми җыелышлар уза, аннан соң исә һәр белгеч шәхси сораулар буенча аерым кабул итәчәк. Проектта сораулары һәм проблемалары булган һәр гаилә катнаша ала: гаилә корырга гариза биргән парлармы, күпбалалы гаиләләрме – беркемне дә кире бормаячаклар. Һәр ярдәм адреслы булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
-
Буллингка каршы кайнар элемтә
Балалар дөньясында агрессия белән очрашучылар өчен бушлай аноним мәгълүмати һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге бар.
-
Милли ризыкларга – ГОСТ
2026 елның 1 гыйнварыннан чәкчәк әзерләүгә ГОСТ стандартлары кертелде. Росстандартта аңлатуларында милли ризыкның үзенчәлекләрен саклау максаты күздә тотылган.




