28 октябрь 2024 яңалыклары
-
Салкын көннәрдә нәрсә ашарга кирәк?
Табиблар көз айларында ашау-эчүгә аерым игътибар биререргә киңәш итә.
-
Бала хокуклары буенча кайнар элемтә
1-10 ноябрь көннәрендә Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәр һәм балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен оештырыла.
-
Җәй көне Казанның 57 нче мәктәбенә капиталь ремонт ясалды
Быел җәй көне Казанның Киров районы Залесный бистәсендәге 57 нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалган дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
-
Спортны программалаштыру буенча Татарстан чемпионатына теркәлү ачылды
Программалаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләрендә алгоритмик һәм гамәли бурычларны хәл итү буенча ярышлар 9 ноябрьдә - 1 декабрьдә берничә этапта узачак дип хәбәр итә Иннополис университеты матбугат хезмәте.
-
Мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
5 ноябрьдә Казанда мөселман уку йортлары студентлары арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.
-
Педагог-блогерлар өчен мөмкинлек: «ТопБЛОГ»та катнашырга өлгерегез
«Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проектының дүртенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.