25 февраль 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының химия-технология лицее белән танышты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды. Ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырышка кадәр «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда педагоглар һәм укучылар белән очрашты, белем бирү программалары белән танышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Актаныш мөгаллимнәре уңышы
Актаныш – татар халкының бай мирасын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, милли мәгарифен саклап яшәүче һәм Ватаныбызга күренекле шәхесләр биргән, каһарманнар үстергән төбәк.
-
Бакый Урманче мирасы барлана
Татарстанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татарның беренче һәм титан рәссамы, киң эрудицияле шәхесе Бакый Урманченың «Төс белән чигелгән ядкарьләр» күргәзмәсе ачылды.
-
Интернет киңлекләрендә балалар иминлеге
Татарстанның Иҗтиагый палатасында «Цифрлы иминлек: Интернет челтәрендә балигъ булмаганнарны һәм яшьләрне яклау» дигән түгәрәк өстәл узды.
-
Һәр җирлектә – Әтиләр берләшмәсе
ТР Министрлар Кабинетының «Татарстанда Әтиләр берләшмәсе эшен активлаштыру турында» беркетмәсен үтәү максатында Актаныш районы авылларында 30 га якын «Әтиләр берлеге» төзелде.
-
Авыл сулышы
Авыл мәктәпләренең бүгенге торышы белән танышу максатыннан Әлки районына сәфәр кылдык. Түбән Әлки урта мәктәбендә федераль мәгариф проекты буенча 2024 елда агрокласслар ачылган.




