Логотип Магариф уку
Цитата:

Борынгы Алабуга каласы...әдәбиләшә

Хәтерләсәгез, моннан ике ел элек, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, мәркәзебез булган Казан каласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән бик тә мәртәбәле исем бирелгән иде. Моннан соң шундыйр...

Хәтерләсәгез, моннан ике ел элек, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, мәркәзебез булган Казан каласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән бик тә мәртәбәле исем бирелгән иде. Моннан соң шундыйрак үзенчәлекле статуслы шәһәрләр исемлегенә республикабызның тагын борынгы ике – Алабуга белән Чистай калалары да кертеләчәк.
Яшьлегемнең иң матур унбер елы узган кала булгангамы, Алабуга күңелемә аеруча якын һәм кадерле шул. Шуңамы, Алабуга каласына бәйле һәр яңалык-үзгәрешне тизрәк сезнең белән дә уртаклашасым килә.
Бәлки, ишеткәнсездер дә инде: бүген Алабугада Россиянең атказанган артисты Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» фестивале башлана. Дүрт көн дәвамында алабугалылар һәм шәһәр кунаклары ачык һавада классик музыка тыңлап, ләззәтләнә алачак. Беренче кичнең тематикасы И.И.Шишкинга багышланган «Наратлы урманда кич» дип атала. Бүген шулай ук лазерлы шоу булачак.
Иртәгә исә, фестивальнең Марина Цветаевага багышланган икенче көнендә, Алабугага Әдәби шәһәр исеме биреләчәк.  
«Россиянең әдәби шәһәре» дигән мактаулы исем Россия Язучылар берлеге идарәсе карары белән әдәби мирасны саклау, рус әдәбиятында нәфис сүзне һәм классик традицияләрне пропагандалау, әдәби процессны оештырудагы казанышлары өчен бирелә.
Дөресен генә әйткәндә, элек-электән Алабуганы рус әдипләре аеруча үз иткән. Әйтик, күренекле рус язучысы Владимир Короленко 1895 елда Алабугада була һәм «Мултан эше» эше буенча округ суды бинасында да чыгыш ясаган. Рус язучыларыннан тагын А.Герцен, М.Бубеннов, Е.Евтушенко, Б.Пастернак, А.Радищев, М.Салтыков-Щедрин, С.Романовский, М.Пришвин, А.Н.Толстой, Л.Рейснер, М.Лозинский, В.Кожинов һ.б. да Алабугада булып киткәннәр. Тик шулай да Алабуганы никадәр генә рус шәһәре дип мактансалар да, анда татар эзе, татар рухы, татар әдәби мохите дә юк түгел. Күренекле татар драматургы Таҗи Гыйззәт, Кырым татары шагыйре, галим Кәрим Җаманаклы, Эдуард Касыймов, Диләрә Зөбәерова, «Шайтан каласы» романын язган Мөсәгыйт Хәбибуллин, Алабугага багышланган «Урланган ай» әсәре авторы Әхсән Баян, Тәлгат Галиуллин, Наил Вәлиев, Рим Салихов, Мөнир Нигъмәтуллов, Рәхим Гайсин, Фазыл Шәех, Марсель Гыймазетдинов, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова кебек татар әдипләренең дә тормыш һәм иҗат юлы Алабуга белән үтә дә тыгыз бәйләнгән, һич тә рус язучыларыныкыннан ким түгел, Алабуганы әдәби кала буларак танытуда аларның да өлеше барлыгын истән чыгармасыннар иде.
«Россиянең әдәби каласы» статусына шулай ук Чистай шәһәре дә ия булачак. Мондый мактаулы статусның Татарстан шәһәрләренә әле беренче тапкыр бирелүе.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ