Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарның күренекле галим-географы  

Һәр уку йорты үзенең мактауга лаеклы шәхесләре белән күренекле. Бездә дә бик күп алар. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә бар....

Һәр уку йорты үзенең мактауга лаеклы шәхесләре белән күренекле. Бездә дә бик күп алар. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә бар. Шундыйларның берсе – педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов.
Аның бар гомере, хезмәте, милләтебез, аеруча укытучылар, тәрбиячеләр, бигрәк тә география фәне мөгаллимнәре өчен теоретик-гамәли материаллар әзерләп, дәреслекләр эшләп үтә. Татар балалары үз ана телләрендә белем алсын өчен олуг хезмәтләр куйган шәхесләрнең дә берсе ул.
Якташыбызның язмышы бөек шагыйребез Габдулла Тукай үткән тормыш юлына охшаш. 1948 елда Кече Чынлы авылында туа ул. Салкын кыш аеның кырыслыгы бала чагында ук чагылыш таба. Әле җиде ай гына тулган сабыйны әти-әни дигән кешеләр үзләренең туганнары тиешле Нурулла абый һәм Бибинур апага тапшыралар.
Нурулла абый һәм Бибинур апаның бала-чагалары булмый, шул сәбәпле ятим Җәүдәт аларга сыена. Алар аны үз балаларыннан да якын күрә. Шулай булуга карамастан, Җәүдәт ятимлекне үз күңеле, йөрәге белән тоеп яши. Матди яктан аңа абыйсы һәм җиңгәсе барысын да булдырырга тырыша. Ләкин баланың рухи дөньясы китек була, моны ул, башкаларга белдермәсә дә, авыр кичерә.
Ятимлекнең, ялгызлыкның, туганнар булмауның ачы җимешләрен татый. Үз балалары шикелле якын иткән Нурулла абыйсын – әти, җиңгәсен әни дип, ихлас күңелдән шатланып йөри. Үз чиратында аларга да бурычлы булып калмый, хәл кадәренчә кадер-хөрмәтен күрсәтә. Аларның яхшылыгын, мәрхәмәтен, кешелеклелеген әле дә олы ихтирам белән искә ала.
Кече Чынлы, Иске Шәйморза мәктәпләрендә укып, аларны тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының география бүлегенә укырга керә. Ул 1967 елдан алып гомерен балаларга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Педагогика, география һәм экология фәннәрен төрле яклап тирәнтен өйрәнә. Озак еллар дәвамында туган мәктәбе, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбендә укытучы, директор урынбасары, директор вазифаларын үти. Соңыннан Казандагы Киров районы мәгариф бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. Шул ук районның 4 нче татар гимназиясендә география фәнен укыта, соңрак гимназия директоры  булып та эшли. Үзе эшләгән елларда да ул фәнни-педагогика эшләре белән даими рәвештә шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак, фәнни-педагогик хезмәте барлыкка килә: «Татар халкының табигать турындагы белемнәре нигезендә милли мәктәп укучыларында экологик культура формалаштыру». Әлеге фәнни хезмәтне диссертация итеп 1998 елда яклый һәм шуның нигезендә педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Соңыннан ул шул ук юнәлештә  докторлык диссертациясен дә яклый, педагогика фәннәре докторы һәм профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.
Ул – педагогика фәннәре докторы буларак, озак еллар дәвамында Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтында география һәм экология теориясен укыту-өйрәтү методикасы кафедрасы профессоры булды. Шул дәвердә 36 китап, шул исәптән 7 дәреслек, 6 монография, югары уку йортлары өчен 5 электрон-фәнни белем бирү ресурслары һәм бик күп санда фәнни мә­каләләр язды. Ул – Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Россия табигать фәннәре академиясенең атказанган фән һәм мәгариф эшлеклесе, Россия табигать фәннәре академиясе академигы.
Җәүдәт Хөсәеновның педагогик-фәнни хезмәтләреннән, татар милли мәктәпләре өчен чыгарылган уку ярдәмлеге китабы – «Кызыклы география» (1982, 2015), «Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек» (2003), югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган «Краеведение» («Туган якны өйрәнү») (2011), «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» (2008), «Русча-татарча география сүзлеге» (2003, 2017). Соңгы вакытта Россиянең танылган дәреслек авторлары А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая белән берлектә иҗат ителгән, башлангыч 1 нче (2020), 2 нче (2017), 3 нче (2018),    4 нче (2019) сыйныф­лар өчен нәшер ителгән федераль дәрәҗәдәге дәреслекләр – татар те­лендәге «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслекләрен һ.б. санап китеп була.
Җәүдәт Хөсәенов татар мәктәпләре, гимназияләре өчен «Татарстан географиясе программалары» (1994), татар милли мәктәпләренең I – V сыйныфлары өчен чыгарылган «Экология фәне программалары» да дөнья күрде (1995). Әлеге программалар, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, лаеклы урыннар алды. Аның география, экология һәм тәрбия эшләренә багышланган хезмәтләре даими рәвештә республика, Россия матбугатында, ә соңгы вакытта чит ил мәгълүмати чараларында – журналларда, альманахларда да басылып килә.
Аның фәнни хезмәләреннән иң танылганнарын телгә алып үтү урынлы булыр. Шулардан монографияләр: «Укучыларда экология культурасын формалаштыруның региональ моделе» (2002), «Укучыларның экология культурасы» (2004) «Милли мәктәп укучыларының экология культурасы» (2005). Аның «Мәктәп укучыларының экология культурасы» монографиясе (2012) һәм «Татарстан географиясен һәм экологиясен укыту методикасы» (2013), «Краеведение» (2012) исеме астындагы хезмәтләре Германия Федератив Республикасының Саарбрюккен шәһәрендәге Раlmarium academic publishing нәшрияты тарафыннан басылып чыкты.
Болардан тыш, аның туган як географиясе – «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» (2008) уку ярдәмлеге район мәктәпләре укучылары һәм укытучылар өчен зур бүләк булды.
Республиканың география укытучылары аның остаз-мөгаллим булуын инде күптән белә. Аның мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре аерым бәяләнә. Ул укытучы булып эшләгән елларда ук «Россиянең халык мәгарифе отличнигы» билгесенә лаек була, укытучы-тикшеренүче баскычына күтәрелә. Югары уку йортында эшләгән чорда Россия табигать белеме фәннәре академиясе аның фәнни хезмәтләренә югары бәя бирде һәм ул аерым исем, дәрәҗәләргә лаек булды: «Россия фәннәр академиясе академигы», «Фән һәм белем бирүдә атказанган эшлекле», «Фәнни мәктәпне нигезләүче» (2010); Россия табигать белеме фәннәре академиясе тарафыннан бирелгән медальләре: Ватан фәнен үстерүгә керткән уңышлары өчен В.И.Вернадский исемендәге көмеш медаль (2010), «Югары белем бирү өлкәсенә яңалык керткән өчен» алтын медаленә лаек булды (2012).
Соңгы елларда аның фәнни хезмәтләре чит илләрдәге фәнни китап конкурсларында да даими рәвештә катнаша. Мәсәлән, 2015 елның мартында Парижда үткән Халыкара китаплар конкурысында катнашып, гомуми белем бирү мәктәпләренең       2 нче сыйныф өчен язылган «Окружающий мир» («Әйләнә-тирә дөнья») дәреслеге алтын медаль алды. Югары уку йортлары өчен чыгарылган «Краеведение» уку ярдәмлеге, 2017 елның мартында, Бөекбританиянең Лондон шәһәрендә шундый ук конкурста катнашып, алтын медальгә лаек булды.
Галим Татарстан укытучылар белемен үстерү институтына килгән яшь укытучылар белән даими очраша, алар белән үз белемнәрен, методик осталыгын бик теләп уртаклаша, фикер алыша, хәзерге заман педагогик технологияләре кулланып, укыту-тәрбия эшен тагын да камилләштерү хакында яңа планнар кора. Аның педагогика һәм методикага багышланган мәкаләләре даими рәвештә «Мәгариф» журналында басылып киләләр.
Соңгы елларда аның педагогик эшчәнлеге Казан федераль универси­теты белән бәйле булды. Ул озак еллар дәвамында «География һәм экология фәннәре теориясе һәм аны укыту методикасы» кафедрасы профессоры булып эшләде.
Хәзерге чорда аның җитәкчелегендә ел саен Казандагы 155 нче татар гимназиясендә Бөтендөнья һәм Бөтенроссия күләмендә, төрле юнәлештә, география һәм экология фәннәрен эченә алган конференцияләр уза. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналы тарафыннан укытучылар өчен оештырылган «Яшел бишек» бәйгесендә «Әйләнә-тирә дөнья» номинациясендәге язмаларның эксперты һәм жюри әгъзасы булып тора.
Ул – булачак башлангыч сыйныф, география мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләрен фән серләренә өйрәтүче олы мөгаллим һәм тәрбияче.

Нияз БИКТИМЕРОВ,


КФУ доценты, география фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ