Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте

Балтач районы Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова татар теленнән имтихан бирде. Бу турыда «Хезмәт» сайты хәбәр итә.Бүген Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина Марат Әхмәтов...

Балтач районы Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова татар теленнән имтихан бирде. Бу турыда «Хезмәт» сайты хәбәр итә.
Бүген Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина Марат Әхмәтов янында очрашуда булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әдиләгә һәм аның укытучысына халкыбызның телен саклауга керткән өлешләре өчен үзенең олы рәхмәтен белдерде. Әдиләнең татар телен чыгарылыш имтиханы итеп сайлавы олы хөрмәткә лаек, милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде, диде Марат Готович.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ