Бала гашыйк булды. Нишләргә? Психолог фикере
Бала теләсә кайсы яшендә гашыйк булырга мөмкин. 16 яшендә дә, хәтта 3 яшендә дә. Әмма беренче мәхәббәтнең гомер буе онытылмаганын барыбыз да белә. Кайчандыр сез, әти-әниләр, үзегез дә шул хисләрне кичергән. Ә менә хәзер үз балагызда – мәхәббәт хисләре. Нишләргә? Нинди мөнәсәбәт белдерергә? Тыяргамы, әллә рөхсәт итәргәме?
Татьяна ЧЕКУНОВА, психолог:
Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан еш кына: «Минем кәләшем (йә егетем) бар», – дигән сүзләрне ишетергә була. Бу чорда алар хисләрен яшерми һәм яшерергә кирәк дип санамый да. Ул әти-әнисенә ышана. Шуңа күрә сабыегызның хисләреннән һич тә көлмәгез, киресенчә, аңа терәк-таяныч булырга тырышыгыз. Үзегезнең балачагыгыз турында сөйләгез. Шунысын да белү кирәк: бу чорда балалар, гадәттә, холыкка, характерга карап ярата.
Кече яшьтәге мәктәп баласы үз хисләреннән ояла башлый, башкалар көлер дип курка. Шуңа үз хисләрен яшерү нияте белән ошаткан кешесенә
карата тупаслык, салкын караш күрсәтергә «тели». Мәсәлән, ул аңа юкка да бәйләнә, чәчен тарта, берәр әйберен яшереп куя һ.б. Мондый чакта да әти-әни балага терәк булсын, аның инде зур үскәнлеген, сайлау хокукы бар икәнлеген аңлатсын. Шулай ук үз тәҗрибәгез белән дә уртаклаша аласыз. Бала әтисенең дә, әнисенең дә фикерен ишетсә яхшырак. Шулай ук баланың гашыйк булу хәленнән оста файдаланып та була. Мәсәлән, яхшы укысаң, үзеңә ошаган кешенең игътибарын җәлеп итү җиңелрәк булуын аңлатыгыз. Шулай итеп, беренче хисләр укуга комачауламый, ә киресенчә ярдәм генә итәчәк.
Үсмер чор – иң катлаулы чорларның берсе. Бу вакытта яшүсмерләрнең күзе күбрәк лидер һәм игътибар үзәгендә булганнарга төшә. Еш кына бу хәл ата-ана һәм балалар арасында каршылык китереп чыгара. Шуна күрә ата-ананың үз ачуын ачыктан-ачык күрсәтмәве, ә балага ярдәм итүе мөһим.
Комментарийлар