Беренче сыйныфка
Ата-ана өчен сабыйларының балалар бакчасына йөргән чоры – иң рәхәт чор. Моның белән килешмәүчеләр дә, мәктәп чоры башлангач, фикерләрен үзгәртә. Бала үскән саен, өлкәннәрнең дә борчуы арта. Мәктәпкә барырга әзерме ул? Укучы статусына, уку процессына ничек җиңел генә ияләшергә?
Бала мәктәпкә барырга әзерме?
Мәктәпкә әзерлекне билгеләгәндә, әти-әниләр баланы никадәр яхшы белсә дә, бакчадагы тәрбияче, психолог, үзегез ышанган таныш башлангыч сыйныфлар укытучысы белән киңәшеп алу зыянлы булмас. Балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек дәресләре яхшы оештырылган, шуңа күрә баланың ни дәрәҗәдә шөгыльләнүен, үзен ничек тотуын тәрбиячеләр еш кына әти-әниләрдән яхшырак күрә.
Интеллектуаль әзерлек фикерләү дәрәҗәсе, игътибар, хәтер, күзаллау, сүзлек запасы белән бәйле. Баланың әйләнә-тирәлек, табигать, янәшәдәге кешеләр һәм үзе турында күзаллавы булырга тиеш:
• үзенең яшен, исем-фамилиясен; әти-әнисенең исемнәрен һәм кайда эшләүләрен белергә;
• төсләрне, геометрик фигураларны аера белергә;
• «уң», «сул», «өскә», «аска» һ.б.ның ни икәнен аерырга;
• кешеләрне, предметларны, күренешләрне үзара чагыштыра белергә (тар – киң, биек – тәбәнәк, аз – күп һ.б.);
• аз дигәндә 10 га кадәр санарга;
• иҗекләп укырга;
• рәсем ясарга һәм буярга. Шулай ук бала һичьюгы 30 минут булса да игътибарын бер эшкә юнәлтә ала икән, бу бик яхшы күрсәткеч санала. Фикерләрен җиткерә алсын һәм сорауларга җавап бирсен өчен, җитәрлек дәрәҗәдә сүзлек запасы булырга тиеш. Сүзлек запасын бары тик китап уку белән генә тулыландырып була. Никадәр алга киткән заманда яшәсәк тә, китапны алыштырырлык ысул әле уйлап табылмады. Кулның вак моторикасын үстерү тизрәк һәм җиңелрәк язарга өйрәнү өчен кирәк. 1 нче сыйныфка җыенучының физик ныклыгы мәктәп йөкләмәләрен үтәрлек булсын. 7 яшь тулмыйча никадәр аңлы баланың да умырткасы ныгып бетми. Педиатрлар фикеренчә, баланың ким дигәндә 4–5 даими теше булырга тиеш. Физик үсешне тикшереп карарга булыша торган җиңел генә тестны эшләтеп карагыз. Сабыйдан сул кулы белән баш түбәсе аша уң колагын тотуын сорагыз. 6 яшьлекләр өчен бу катлаулырак эш булса, 7 яшьлекләр моны бик җиңел үти. Психологик әзерлекне баланың хисләре, ихтыяры билгели. Әйтик, сабыр гына олылар әйтеп бетергәнне бүлдермичә тыңлыймы; үз алдына авыр булмаган бурычлар куеп, аларны үти аламы; нәтиҗә булсын өчен тырышамы; кызыксыз, әмма файдалы хезмәтне башкара аламы? Әгәр бала гади генә эшләрне авырсынмыйча үти икән (мәсәлән, песине ашату, түтәлләргә су сибү), йоклаган урын-җирен көн саен җыеп куя икән (хәтта өлкәннәр ярдәме белән булса да), сез әйткәнне бүлдерми тыңлый белә икән, димәк, ул мәктәпкә әзер.
Мәктәп турындагы беренче күзаллау күп очракта әти-әниләр йогынтысында барлыкка килә. Шуңа күрә 1 нче сыйныфка бару кебек җитди адым турында баланы куркытырлык яисә күңелен кайтарырлык сүзләр сөйләмәгез. Мәктәп елларындагы күңелле хатирәләрегез, җылы истәлекләр белән уртаклашыгыз. Сабыегыз башка яшьтәшләре белән уртак тел таба беләме? Дуслары бармы? Башкаларның теләген хөрмәт итәме, төркем уңышы өчен юл бирә беләме? Әлеге сораулар аның социаль әзерлеге турында. Баланың мәктәп турында күзаллавы булуы һәм укырга теләве, яңа белем аласы килүе дә аның мәктәпкә әзерлеге турында сөйли. Баланың әзерлегеннән чыгып мәктәпне сайлый әти-әниләр. Башлангыч сыйныфта уку йортын караганда мөгаллим белән элемтәнең әһәмиятлерәк булуын да исәпкә алыгыз. Укытучысы белән аңлашулы мөнәсәбәт урнашса, аңа ышанса һәм хөрмәт итсә, бала мәктәпкә дә теләп йөреячәк һәм тырышып укыячак.
«Син инде зур!»
Никадәр генә теләп барса да, сабыйга яңа тормыш рәвешенә, уку процессына ияләшүе җиңел түгел. Гадәттә адаптация 1–3 ай вакытка кадәр сузыла ала. Еш кына баш авыртуы, арганлык, төшенкелек, аппетит югалу, йоклый алмауны күзәтергә була. Бу чорда әти-әнинең ярдәме бик мөһим.
– Укуның беренче айларында ук күпсанлы түгәрәкләргә яздырмагыз. Дәрестән тыш мавыгуларга, мәктәп йөкләмәләренә күнеккәч, соңрак язылырсыз.
– Психологлар һәм педагоглар гел тукып торсалар да, әти-әниләр санга сукмый торган пункт бар. Ул да булса көндәлек режим. Баланың дөрес төзелгән режимы тормышны күпкә җиңеләйтәчәк. Йокы 11 сәгатьтән ким булмаска тиеш. 21.00 сәгатьтән соңга калмыйча йокларга ятсын.
– Дәресләрне йоклар алдыннан әзерләү файдасыз, иң яхшы вакыт дип 15.00 дән 17.00 аралыгы санала. Ял, урамда йөрү, физик активлык өчен вакыт аз калмасын.
– Иртән баланы елмаеп, тыныч кына уятыгыз. Гел ашыктырып тормагыз. Соңга каласыз икән, бала гаепле түгел, вакытны дөрес итеп бүлү – өлкәннәр бурычы. Иртәнге ашны ашау мәҗбүри.
– Ул әле кичә генә уеннан башканы белмәгән сабый иде, бүген инде мәктәп формасы киеп, никадәр белем үзләштерергә мәҗбүр. Андый үзгәрешләргә тиз генә күнегү җиңел түгел. Шуңа күрә 1 нче сыйныфта дәресләр уен формасында уза. Беренче вакытта мәктәпкә яраткан уенчыгын алып барам диюенә каршы килмәгез. Тәнәфес вакытында бер юаныч булыр ул.
– Кечкенә генә уңышлары өчен дә мактарга гадәтләнегез. Хәтта кичә 4 хата булып, бүген 2–3 кенә хата икән, аны да билгеләп үтегез. Өлкәннәр өчен вак кына тоелган моментлар бала өчен зур әһәмияткә ия.
– Баланың көне ничек узуы белән көн саен ихластан кызыксынуны көндәлек гадәткә кертегез. «Бүген нинди билгеләр алдың?» дигән сорауны онытыгыз. Иптәшләре белән мөнәсәбәтләре турында да белешегез.
– Мәктәпкә күнегү зыян салырга тиеш түгел, күз күреме, умыртка баганасының сәламәтлеген гел игътибарда тотыгыз. Язу өстәле янында ничек дөрес утырырга, яктылыкның тиешле дәрәҗәдә булуы, компьютер, телевизор һәм телефонның чикләнүе һәрвакыт контрольдә булырга тиеш.
– Укытучысы баладан зарлана, шундук кайтып сабыйны ачуланырга ашыкмагыз. Ике якны да тыңлап, килеп чыккан хәлдән ничек чыгу юлын бала белән бергәләп уйларга кирәк.
– «Син инде зур» дип үсендереп торсак та, 7–8 яшьлек бала сабый әле ул. Шуңа күрә ешрак кочакларга, йоклар алдыннан әкият укырга яисә сөйләшеп-серләшеп ятып торырга иренмәгез.
Наилә Бәширова, психолог
Комментарийлар