Хоббиның да хикмәте бар
Яшерен-батырын түгел, һәрберебезнең буш вакытта күңел өчен башкарган шөгыле бар. Берәү балачактан магнит җыя, икенчеләр кактуслар үстерә, өченчеләр спорт уенчыклары туплый... Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу? Психологлар исә, баланың хоббиларына сөенергә генә кирәк, ди. Ачыклап карыйк.
Холкына карап сайлыйбыз
Балалар исә үзләре нинди дә булса мавыгуны сайлый алмаска да мөмкин. Димәк, бу очракта әти-әниләре булышырга тиеш. Бергәләп эзләнегез, әмма үз фикерегезне көчләп такмагыз. Баланың холкына карап та кайбер шөгыльләр тәкъдим итәргә була.
ХОЛЕРИКЛАР – хәрәкәтчән, энергияле балалар. Алар кызыклы уеннар һәм спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк. Энергияләрен шуклыкка гына түгел, файдалы юнәлешкә җибәрергә мөмкин.
САНГВИНИКЛАР – бер уенчык белән бер көннән артык уйнамый торган күпкырлы балалар. Алар берьюлы берничә төрле шөгыльгә алына ала, шуңа күрә сайланудан курыкмагыз, ахыр чиктә бала барыбер үз дигәнен табар, сабырлык кына кирәк.
МЕЛАНХОЛИКЛАР – хисчән һәм нечкә күңелле шәхесләр. Әти-әниләре белән кул эшләрен башкарудан рәхәтлек алырлар. Мисал өчен, аппликацияләр, пластилиннан эшләнмәләр, сыерчык оялары ясау. Шау-шулы, кеше күп булган түгәрәкләргә йөрү меланхоликлар өчен авыр. Шуңа күрә спортның да тынычрак төрен сайларга тырышыгыз.
ФЛЕГМАТИКЛАРда исә фәнгә тартылу көчле. Аларга дөнья, әйләнә-тирә бик кызыклы, шуңа күрә буягыч китаплар алганда да гадине түгел, ә тематикалыларны сайларга була.
“Нәрсәгә кирәк бу сиңа?” – димәгез
Татьяна Бәширова, психолог:
Хоббига карап кына кешенең холкы турында сөйләшү дөреслеккә туры килеп бетми. Кешенең үз-үзен тотышы белән аның эчке дөньясы тәңгәл булмаска мөмкин. Бала үзенә хобби тапса сөенергә генә кирәк. Чөнки бер өлкә белән ныклап кызыксынган кешегә башка яктан да үзен ачу җиңелрәк. Әти-әниләр дә баланың хоббие белән кызыксынырга тиеш. “Нәрсәгә кирәк бу сиңа?” – дип әйтергә ярамый. Бу очракта балада ни белән булса да шөгыльләнү теләге бөтенләй сүрелергә мөмкин. Әйбер коллекцияләү этабын һәр кеше диярлек үз бала чагында уза. Монда бернинди дә начарлык юк.
Зәйнәп ГЫЙМАЛТДИНОВА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Илсур Һадиуллинның Урта һөнәри белем көне белән котлавы
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем көне белән котлады.
Хөрмәтле укытучылар, җитештерү белеме осталары, студентлар һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, кадерле коллегалар, сезне Урта һөнәри белем көне белән котлыйм!
Шунысы куанычлы: безнең Урта һөнәри белем системасының үз бәйрәме бар. Ул яшь белгечләр әзерләүдә барган үзгәрешләрнең бөтен масштабын, шулай ук көллият һәм техникумнар студентлары укый торган һөнәрләргә ихтыяҗ булуын ассызыклый.
Бүген һөнәри белем бирү ул – иң тиз һәм интенсив үсеш алучы система. Бу өлкәдә меңләгән югары класслы белгечләр эшли, алар күп кенә яшьләр өчен беренче остазлары булып олы хезмәт тормышына юл ача. Үсеп килүче буында хезмәткә мәхәббәт һәм һөнәргә хөрмәт тәрбияләү – бу мөһим һәм мактаулы.
Безнең республикада һөнәри уку йорты алдында торган барлык бурычларны һәм перспективалы планнарны гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудырыла. Яңа остаханәләр һәм лабораторияләре булган иркен биналар, төзекләндерелгән тулай тораклар, эшче һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрүгә юнәлдерелгән «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру моңа дәлил булып тора.
Һөнәри белем ул – безнең мөхтәрәм педагог-ветераннарыбыз салган нык традицияләр. Яңалыклар кертелүгә карамастан, үз эшенең уңышлы булуына ышану, ил иминлеге хакына иҗади хезмәт үзгәрешсез кала.
Бу истәлекле көндә барлык педагогик хезмәт ветераннарына, укытучыларга, остазларга, урта һөнәри белем бирү системасы хезмәткәрләренә һәм белгечләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Чын күңелдән сезгә алга куелган максатларга ирешүдә ышаныч телим. Сәламәт булыгыз, бәхет, иминлек, уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар