Логотип Магариф уку
Цитата:

100 яшьлек укытучы

Мария Михайловна Кривулякка 100 яшь тулды.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, 100 яше тулу уңаеннан, Россия Федерациясе мәгариф отличнигы укытучы Мария Михайловна Кривулякны олы юбилее белән котладылар. Урта мәктәпне тәмамлауга Тимирязев исемендәге Уфа дәүләт институтына укырга кергән кыз, берара үзенең туган ягы Башкортстанда эшләгәннән соң, Татарстанга килеп, 1952–1957 елларда Баулының 4 нче мәктәбендә эшли башлый. Кызның шуннан соңгы хезмәт юлы Азнакай районы белән бәйле.

Аңа заманында җитәкче кадрлар инспекторы һәм  бер үк вакытта “Азнакайнефть” идарәсенә караган балалар бакчалары инспекторы булырга да туры килә. 1962–1979 елларда кабат үзенең яраткан эшенә кайтып, Азнакайның 4 нче урта мәктәбендә география укыта. Нәкъ шул чорда ул төбәкне өйрәнү буенча мәктәп музее оештыра. Анда мәктәп тарихы, районның билгеле шәхесләре турында да бай мәгълүмат туплана. 

 

 

Ветеран укытучы ире Николай Никитович  белән  ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар да әти-әниләренең эшен дәвам итеп, тормышларын нефть төбәге белән бәйләгәннәр.  


Расиха ФАИЗОВА 

Фотолар Азнакай районының мәгариф идарәсеннән 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ