Логотип Магариф уку
Цитата:

12 нче гимназиядә «Халыклар дуслыгы» фестивале

Укучылар һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле якларын үзләре әзерләгән күргәзмәдә һәм сәхнәдә чагылдыру өчен бөтен көчләрен куеп тырышканнар.

Казанның Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә инде менә сигезенче ел рәттән «Халыклар дуслыгы» уза. Аны ел да Халыкара туган тел көнендә зурлап билгеләп үтү гадәткә кергән.

Уку йортына килеп керүгә төрле-төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган, матур итеп бизәлгән өстәлләргә, төрле милләтләрнең киемнәрен кигән укучыларга тап булдык. Алар һәрберсе үз өстәлләре белән таныштыра, аларның ничек әзерләнүе турында сөйли. Быелгы фестивальдә барлыгы 15 милләт “вәкилләре” катнаша. Жирәбә буенча бу халыклар 1–8  нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларына бүлеп бирелгән.

Укучылар һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле якларын үзләре әзерләгән күргәзмәдә һәм сәхнәдә чагылдыру өчен бөтен көчләрен куеп тырышканнар. Аларга әти-әниләре дә ярдәмгә килгән. Хәтта хезмәт дәресләрендә үз куллары белән теккән киемнәрдән чыгыш ясаучылары да бар.

Махсус жюри һәр сыйныфның үзләренә туры килгән халыкны никадәр ача алуын бәяли. Әмма бүген кемнедер аерып алу бик авырга туры килгәндер аларга. Кайсын гына алма җиренә җиткереп киенгәннәр, өстәл тутырып ризыклар пешереп алып килгәннәр, аларны шул халыкка хас булганча аш-су савытлары, чәй сервизлары, төрле милли эшләнмәләр белән бизәгәннәр. Монда гармун да, мәтрүшкә дә, самавыр да, кызыл балчыктан эшләнгән чүлмәкләр дә, шәрык бизәкләре белән чынаяклар да – ни генә юк! Ә сәхнәдәге чыгышларына килсәк, балалар төрле халыкларның биюләрен, җырларын гына өйрәнеп калмыйча, шул телдә чыгыш ясап, шигырьләр дә сөйләп алып бардылар. Татар, рус, мари, казах, үзбәк, Кырым татарлары, гарәп, кытай һ.б. халыкларның көнкүрешен, яшәешен искиткеч оста чагылдырды алар.

Гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова әйтүенчә, биредә 450 гә якын бала укый. Укучыларның 90 проценты татарлар, шулай ук рус, белорус, азәрбайҗан һәм үзбәк балалары да белем ала. 

– Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, балаларда бер-берсенә һәм башка милләтләргә карата җылы караш уяту өчен мондый чаралар бик кирәк дип саныйм. Ел саен милләтләрне төрлеләндерергә тырышабыз. Рус һәм татар милләте ел да күрсәтелә. Шулай ук төрле төбәкләрдә гомер иткән татарларның гореф-гадәтләре белән дә таныштыру кирәк дип уйлыйм. Шуңа да узган ел Самара татарлары тәкъдим иткән идек, быел Кырым татарларын сайладык. Ә чит ил халыкларына килгәндә, быел аларны БРИКС илләре арасыннан алырга булдык. Аллага шөкер, әти-әниләребез дә бик теләп ярдәм итә, балалар белән үзләре дә чараларда актив катнашалар, – дип сөйләде гимназия директоры. 

Язмага реакция белдерегез

31

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Әтиләрне бүләкләделәр

Бүген Казан шәһәренең 107 нче гимназиясендә «Отцовское признание» («Аталар хөрмәте») республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Чара «Әтиләр берлеге» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән тәүге тапкыр үткәрелә. Сәхнәдә гаиләсе һәм җәмгыять өчен үрнәк булган әтиләрне зурладылар.

Әтиләрне бүләкләделәр

2024 елда «Әтиләр берлеге» «Татнефть» хәйрия фондының махсус грантына ия була. Шушы вакыйга республиканың мәртәбәле әтиләрен барлауга этәргеч ясый да инде. Узган елның июленнән 2025 елның февраль уртасына кадәр «Әтиләр берлеге» сайтында Татарстанның төрле почмакларыннан премиягә гаризалар кабул итә башлыйлар. 100 катнашучы арасыннан җиде номинациядә җиде әти кеше җиңүче дип табыла. Алар – төрле өлкәдә хезмәт куючы үз эшенең осталары булу белән беррәттән, гаиләсе өчен хөрмәтле әти, иҗтимагый чараларда актив кешеләр, күбесе – «Әтиләр берлеге» әгъзасы да.

«Ватанны саклучылар көне җиткәндә, туган җиребезне хезмәте, үрнәге белән саклаучыларны билгеләп үтәбез, бүләклибез. Бүгенге тантана сәбәпчеләре – фән,  мәгариф, мәдәният һәм сәнгатебезне үстерүчеләр, үз үрнәкләрендә җәмгыятькә гаилә кыйммәтләрен төшендерүчеләр, киләчәк буынга үрнәк», ‒ дип билгеләп үтте «Әтиләр берлеге» оешмасы рәисе Гадел Заһретдинов чара хакында сөйләгәндә.  

Бүләкләү тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар да ихлас теләкләрен җиткерделәр. «Чарага чакыру алгач, республика премиясен тапшыру тантанасының мәктәптә узуын белеп, баштарак гаҗәпкә калган идем. Әмма монда «Әтиләр берлеге» оешмасы зирәклеге сизелә – тәрбия, җаваплылык, ир кешеләргә хас сыйфатлар мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләнә башлый бит. Бүген җәмгыятькә әти кешенең әһәмиятен, әтиләргә исә киләчәк буынны тәрбияләүдә җаваплы булу зарурлыгын ассызыклауда мондый чараларның булуы мөһим. Әти һәм җаваплылык сүзләре ‒ аваздаш», ‒ дип билгеләп үтте Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова премия җиңүчеләрен бүләкләү танатанасында.

Мәртәбәле премияне алучылар исемлеге шактый төрле. Мисал өчен, Максим Кулишов ‒мөгаллим, Вадим Зудин ‒ композитор, Иннополис шәһәрендә тавыш режиссеры, Тәүфик Төхфәтуллин ‒ танылган архитектор, башкалабызның күп кенә мәчетләрен бизәүдә катнашкан рәссам-дизайнер, Алмаз Мөстәкыймов исә it-оешмада әйдәп баручы белгеч булып эшли. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев тә, блогер, алып баручы Тимур Мөхәммәтшин дә бар. Махсус хәрби операциядә катнашучы, Суворов медале иясе, запастагы капитан Владимир Бастраков исә «Саклаучы әти» номинациясендә бүләкләнде. 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ