Логотип Магариф уку
Цитата:

2022 елда БДИны 724 меңнән артык укучы тапшырган

«Россия территориясендә һәм аннан читтә 724 меңнән артык укучы БДИ тапшырды. Җитди тоткарлыклар, эпидемиологик хәлнең катлауланулары булмады. Даими хакер һөҗүмнәренә карамастан, БДИның мәгълүмати сист...

«Россия территориясендә һәм аннан читтә 724 меңнән артык укучы БДИ тапшырды. Җитди тоткарлыклар, эпидемиологик хәлнең катлауланулары булмады. Даими хакер һөҗүмнәренә карамастан, БДИның мәгълүмати системасы бу җаваплы чорны нык тотты. Нәтиҗәләрне эшкәртү белән дә проблемалар тумады ,  чыгарылыш укучылары аларны вакытында алдылар», - диде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Министр берничә ел дәвамында БДИ нәтиҗәләре тотрыклы, дип ассызыклады. Елдан-ел чыгарылыш сыйныф укучылары табигый-фәнни профиль дисциплиналарын сайлый. Алар – информатика, биология, химия. Аларга карата кызыксыну, нигездә, мәктәпләрнең  заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе, өстәмә белем бирелүе аркасында арта.
«Пандемия чикләүләренә һәм дистанцион укыту чыгымнарына карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары бу юлы да берничә фән буенча имтиханны лаеклы тапшырдылар. Җәмгыять белеме һәм тарих буенча нәтиҗәләр узган елгы күрсәткечләрдән 3,5 һәм 3 баллга, профильле математика буенча – 2 баллга югарырак», – дип өстәде Сергей Кравцов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ