Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулпан Җәлилова: «25 август көнен бик авыр кичерәм»

Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова 25 август көнен бик авыр кичерүе турында сөйләде. Бүген ул Муса Җәлил музей-фатирында җәлилчеләрне искә алу чарасында булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.«Бу...

Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова 25 август көнен бик авыр кичерүе турында сөйләде. Бүген ул Муса Җәлил музей-фатирында җәлилчеләрне искә алу чарасында булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Бу көнне бик авыр кабул итәм. Бу фатир –халык өчен музей,  ә минем өчен  үзем үскән фатир. Монда минем бәхетле бала чагым үтте. Әти бу йорттан фронтка китте. 1942 елның гыйнварында монда аны соңгы тапкыр күрдем. Бик бәләкәй булсам да, соңгы очрашуны хәтерлим. Мин чирләп ята идем, хәрби киемнән ул керде: «Чулпан, фронтка җибәрәсеңме?» – диде. Мин «әйе» дип башымны чайкап куйдым», – дип искә алды ул.

Ул әтисен гомер буе тоеп яшәвен әйтте. «Ул үз тормышында шундый күп эш башкарган. Ул барысына да өлгергән, гаилә һәм мин аның өчен мөһим идек. Мин әти кызы идем. Мине «Алтынчәч» репетицияләренә, Матбугат йортына эшкә алып бара иде. Аннан Казансу буйлап көймәдә йөзә идек», – дип сөйләде ул.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ