Логотип Магариф уку
Цитата:

Минзәләдә беренче сыйныфка баручы укучыларга портфельләр тапшырылды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Минзәлә районында беренче сыйныфка баручы 62 балага һәм Донецк Халык Республикасыннан кайткан ике укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган порт...

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Минзәлә районында беренче сыйныфка баручы 62 балага һәм Донецк Халык Республикасыннан кайткан ике укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Игелек чарасы матди кыенлыклар кичергән гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. 

«Традиция буенча, депутатлар, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр бу акциядә һәр елны актив катнаша. Районда шундый киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр булу – сөенечле күренеш. Минзәлә елдан-ел үсә, балалар, яшьләр һәрьяклап үссен өчен шартлар тудырыла. Балалар бәхетле булсын. Мәктәпкә җыенган беренчеләребезгә, әти-әниләрне, укытучыларны тыңлап, яхшы укуларын, уңышлар белән сөендереп торуларын телибез, – диде район башлыгы Айдар Салахов.
                                                                                                                                    Фото: «Минзәлә-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ