Логотип Магариф уку
Цитата:

Ак калфаклы ханымнарның гамәли утырышы

Тормышыбызда тирән эзләр, шатлыклы-куанычлы мизгелләр, якты хатирәләр калдырып, Куян елы узып бара. Һәркем, узган елга әйләнеп карап, кылган изге гамәлләрен барлый, үткән елга йомгак, нәтиҗәләр ясый, алдагысына планнар кора. Күңелле чор ул Яңа ел алды мәшәкатьләре: үткәнгә шөкер итеп, алдагы көннәргә өметләр уята торган ниндидер бер үзгә көннәр...

Тормышыбызда тирән эзләр, шатлыклы-куанычлы мизгелләр, якты хатирәләр калдырып, Куян елы узып бара. Һәркем, узган елга әйләнеп карап, кылган изге гамәлләрен барлый, үткән елга йомгак, нәтиҗәләр ясый, алдагысына планнар кора. Күңелле чор ул Яңа ел алды мәшәкатьләре: үткәнгә шөкер итеп, алдагы көннәргә өметләр уята торган ниндидер бер үзгә көннәр...

Тирә-якны акка төреп, күңелләргә ак, саф гамәлләр кылырга теләкләр уятып, кешеләрне игелекле булырга өндәп, Аллаһы Тәгаләнең тылсымы – ак кар ява, ява гынамы соң – буран буранлап маташа, Казан шәһәренә чын кыш килде, һәр агач-куак матурлык үрнәгенә әверелде.

 

Менә шундый халәттә Яңа ел алдыннан башкалабызның ак калфаклы ханымнары мәшһүр “Дворян оясы”на (“Дворянское гнездо”) елны йомгаклау утырышына җыелды. “Без” дигәнем ул – татар милләтенә, татар мәдәниятенә хезмәт итүче, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда армый-талмый хезмәт итүче ак калфаклы милләтпәрвәрләр; кайда һәм кем булып эшләүләренә карамастан киләчәк буынны телле, динле, мәдәниятле булырга өйрәтүчеләр, өндәүчеләр.

Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Казан шәһәренең “Ак калфаклылар” рәисе Рәхимә Миңвәли кызы Арсланова. Ә инде бәйрәмне алып баручы Зөлфия Шәяхмәт кызы Сираҗиева, әкият сценариен төзүче һәм оештыручы, сәхнәләштерүче Рузилә Вагыйзь кызы Абдуллина булды. Бәйрәм чарасы әкият белән бергә татар халкының милли йолалары “Килен төршерү”, ”Каз йолку”, “Бәбигә исем кушу” йолалары, татар халык җырлары, биюләре бер-берсенә бәйләнеп алып барылды. Рәхимә Минвәлиевна тарафыннан 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Ак калфаклылар быел күп җирдә булганнар, мәктәпләрдә, бакчаларда төрле гореф-гадәт, йолалар күрсәтелгән, бәйгеләр узган.

Әйтеп үткәнебезчә, чарада татар милләтеннән булган алтмышлап кеше җыелды. Арабызда күбебез мөдирләр, мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр иде. Бәйрәм чарасында төрле кызыклы уеннар уйналды. Аждаһа елын каршы алучы серле әкиятне куючылар да укытучылар, тәрбиячеләр иде. Шулай ук оешма әгъзаларының, кунак җырчылары Гөлзадә Сафиуллина, Рөстәм  Гыйльфанов (Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар җыр һәм бию ансамбле солисты), Саба кызы Әлфия Камилова һ.б. чыгыш ясаучыларның әйтер сүзе бер: Яңа еллар тагын да уңышлырак, изге гамәлләргә тагын да баерак, игелеклерәк булсын иде. Ә без, ак калфаклылар, шушы юлдан, шушы кыйблабыздан беркайчан да аерылмабыз һәм читкә дә тайпылмабыз...

 

Рузилә АБДУЛЛИНА, Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы, Казандагы 183 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Надия ВӘЛИЕВА, Казандагы 168 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ