Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе программасы билгеле

        4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың Шишкин буалары районындагы тыюлык территориясендә, Ленин мәйданында, «Яшьл...

        4, 5, 6 августта Алабугада XVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча чара Алабуганың Шишкин буалары районындагы тыюлык территориясендә, Ленин мәйданында, «Яшьләр» стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда була.
        Ленин мәйданында быел өч йөзгә якын декоратив-кулланма сәнгать осталары була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
        Бәйрәмдә профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясый.
        Ярминкә кысаларында традицион Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале, «Вдохновение» авторлык җыры фестивале, Музыка һәм шигърият театры солисты Е.Камбурова, М.И. Цветаева исемендәге ХI әдәби премия лауреаты Е. Фролова, урта гасыр сугышлары реконструкторлары чыгышлары, «Союз» вокаль-инструменталь ансамбле концерты була. Шулай ук «Бал шәһәрчеге», балалар аттракционнары эшләячәк, диелә хәбәрдә.
        Тулы программа белән министрлык сайтында танышып була.

"Татар-информ" архивыннан фото

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ