Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада «Мобиль укытучы» бәйгесе гамәлдә

Республикабызның мәгариф учреждениеләрендә 64 мең педагогик хезмәткәр исәпләнә. Аларның уртача яше  – 48 яшь. Шунысын әйтик: республикабыздагы һәр бишенче укытучы  пенсия яшендә. Шунлыктан&n...

Республикабызның мәгариф учреждениеләрендә 64 мең педагогик хезмәткәр исәпләнә. Аларның уртача яше  – 48 яшь. Шунысын әйтик: республикабыздагы һәр бишенче укытучы  пенсия яшендә. Шунлыктан  республикабызда ел саен 2 меңгә якын педагогик кадрга ихтыяҗ бар. Ел саен мәктәпләргә 900 яшь белгеч килә-килүен. Тик бу гына укытучыларга булган кытлыкны канәгатьләндерерлек түгел шул.Бигрәк тә рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, химия, биология, башлангыч сыйныф укытучылары җитми.  Үзендә югары педагогик уку йорты булуына да карамастан,  Алабуга районында да укытучы кадрлар кытлыгы үзен шактый нык сиздерә.
Укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү максатыннан республика программасы гамәлдә. Аның буенча хәзерге вакытта 600 дән артык студент белем ала. Ел саен педагогик белгечлекләргә 150 абитуриент кабул ителә. Аларга уку чорында ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Алабуганың бу юнәлештә үз проекты бар. «Шәһәрдән – авылга» программасы кысаларында «Мобиль укытучы» дип атала ул. Аның төп максаты – фән укытучылары җитешми торган авыл мәктәпләрен саклау.  Анда җиңүче мөгаллим автомобиль алачак. 

Чыннан да, авыл мәктәпләрендә укытучылар җитәрлек түгел, гомумән алганда, бу – мәгариф өлкәсендәге кискен проблемаларның берсе. «Мобиль укытучы» программасы исә белгечләрне эш урынына йөртергә  җиңел автомобиль сатып алу өчен акча бүлеп бирүне күздә тота. Шул рәвешле, эш урыны буенча бирелгән транспортта йөреп, мөгаллимнәр берничә авыл мәктәбендә дәресләр үткәрә. 
Башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы Ольга Перминова үткән елгы проектта җиңгән иде. Узган уку елында ул эш автомобилендә Алабугадан Хлыстово мәктәбенә йөреп эшли. Транспорт булгач, эше дә җиңеләйгән. 
– Мәктәпкә эшкә бик теләп килдем. Удмуртия Республикасы Глазов педагогия институтының чит телләр (немец һәм инглиз) факультетын тәмамлаган идем. Мәктәпкә ике ел элек урнаштым. Башта шәһәрдә урын эзләдем. Ул чагында 3 нче мәктәп директоры Ирина Владимировна Хлыстово мәктәбендә эшләп торырга тәкъдим итте, анда инглиз теле укытучысы кирәк иде. Башта ризалашмадым, иртән баланы бакчага илтәсе, аннары, мәктәп автобусына өлгерер өчен, тукталышка йөгерәсе. Ахырда башлангыч сыйныф укытучылары хәзерлеген уздым һәм сынап карарга булдым. Бер елдан мәгариф идарәсе башлыгы Елена Дмитриевна миңа «Мобиль укытучы» проектында катнашырга тәкъдим итте. Машина эшемне җиңеләйтте, хәзер миңа ничек җайлы, мин моңа бик шат, – ди Ольга Алексеевна.
 Әлеге проектның максаты – фән укытучылары җитешми торган авыл мәктәпләрен саклап калу. Быел әлеге проектта Алабуганың тагын ике укытучысы катнаша.

Таһир САБИРҖАНОВ


Фото «Алабуга нуры» сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ