Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа кастинглары башлана

Казан мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан яңа кастинглар игълан ителә.Беренче кастинг 4&nb...

Казан мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан яңа кастинглар игълан ителә.
Беренче кастинг 4  сентябрьдә 12.00–18.00 аралыгында Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак. Икенче кастинг 11 сентябрьдә 12.00–18.00 аралыгында «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Аларда татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы 9–15 яшьлек укучылар катнаша ала.
Кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) күрсәтергә яки үзе турында кызыклы формада сөйли алырга һәм шулай ук жюри әгъзалары кушкан биремнәрне дә үтәргә тиеш була. 11  сентябрьдәге кастингта җыр, биюгә аерым игьтибар биреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ленин исемендәге мәдәният йортындагы кастингта жюрида Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актёрлык осталыгы укытучысы Алия Фәйзрахманова булачак.
«Чулпан» мәдәният үзәгендәге кастингта укучыларны Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актёры Алмаз Сабирҗанов, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле остазы Илсөяр Шиһапова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләячәк.
Кастингны уңышлы узган укучылар Ленин исемендәге мәдәният йорты яки «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» театр студиясенә бушлай йөреячәк. Проектны Казан мэриясе гамәлгә ашыра.
Гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча кабул ителә. Гаризада фамилия, исем, әтисенең исеме, яшь, элемтә өчен телефонны күрсәтергә кирәк.
Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка язарга) Фәйзрахманова Алия Госмановнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе быелның февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан мэры патронажы астында ачылды. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. 

Фәния Лотфуллина


Фото: Казан мэриясенең тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ