Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча педкөллиятендә Муса Җәлилне тыңладылар

Арча педагогия көллиятенең 1 нче курс студентлары Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” бәйгесе уздырдылар.

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 нче курс студентлары каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән исем астында нәфис сүз, җыр  бәйгесе уздырдылар.  

–Әлеге чарага студентларыбыз бик җитди әзерләнделәр.  Бәйгедә катнашучылар янә бер кат шагыйрьнең иҗатын йөрәкләре аша уздырды дип әйтә алам. Конкурс радиостудиядә микрофон  алдында барганлыктан, катнашучыларны җирле радио аша көллият территориясендәге һәркем тыңлый алды,– ди көллият директоры Гөлнара Фидаилевна Гарипова.


Расиха ФАИЗОВА

Фото Арча педагогия көллиятенең архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ