Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды

Арчаның 7 нче һәм 8 нче балалар бакчаларында «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре ачыкланды. Бәйге ике номинациядә үтте. «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркем...

Арчаның 7 нче һәм 8 нче балалар бакчаларында «Ел тәрбиячесе» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре ачыкланды. Бәйге ике номинациядә үтте. «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинацияләрендә  районның 16 тәрбиячесе һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны яулаган тәрбиячеләр – 7 нче балалар бакчасыннан Алинә Хәсәнова, 4 нче балалар бакчасыннан Лилия Гәрәева, 8 нче балалар бакчасыннан Нәзирә Гыйльметдинова бәйгенең зона этабында катнашачаклар.
Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Камаева һәм методист Алинә Иманаева бүләкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ