Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Гыйлманова: «Безнең студентлар PR һәм SMM өлкәсендә дә эшли алалар»

Россия ислам институтында “Журналистика” юнәлеше эшли. Массакүләм мәгълүмат чараларында милли һәм дини тематикада профессиональ дәрәҗәдә яза белүче белгечләрне тәрбияләү нечкәлекләре турында Россия ис...

Россия ислам институтында “Журналистика” юнәлеше эшли. Массакүләм мәгълүмат чараларында милли һәм дини тематикада профессиональ дәрәҗәдә яза белүче белгечләрне тәрбияләү нечкәлекләре турында Россия ислам институтының журналистика кафедрасы җитәкчесе Гыйлманова Айгөл Нургаян кызы белән әңгәмә кордык. 

- Айгөл Нургаяновна, дини уку йортында уку процессы дөньяви уку йортыннан аерыладыр? Сезнең бу уку йорты белән хезмәттәшлек ничек башланды?
- Россия ислам институты белән мин Казан федераль университеның доценты булганда ук хезмәттәшлек итә башладым. Аңа кадәр бу уку йортында мәчетләр өчен хәзрәтләр генә әзерлиләр, укыту бары тик татар телендә генә бара, дип уйлый идем. РИИда журналистика юнәлеше ачылуын ишеткәч, мин хәтта аптырап та куйдым. Чөнки моңа хәтле регионыбызда Казан федераль университетыннан башка беркайда да журналистларны әзерләргә җөрьәт итүче уку йорты юк иде. Ул бит икътисад яки юриспруденция кебек популяр юнәлеш түгел. Өстәвенә, бу юнәлештә белгечләрне әзерләү өчен, кыйбатлы видео, фото, аудио техникасын булдырырга кирәк, тәҗрибә алмашу максатыннан, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче практик журналистлар белән элемтә корырга кирәк. Россия ислам институты белән мин алдан төп эштән тыш, сәгатьләп эшләү нигезендә хезмәттәшлек итә башладым. Аннары, тулысынча монда күчтем. Әйе, чынлап та, мондагы атмосфера башка югары уку йортларыннан аерылып тора. Россия ислам институты бусагасын атлап керүгә, мин ничектер җиңел сулап куям. Бөтен борчу-мәшәкатъләр, агрессия тышта кала кебек. Бу минем икенче өем, дисәм дә арттыру булмас. Монда мине елмаеп каршы алалар, коллегалар белән бик дустанә мөнәсәбәттә эшлибез. Бөтенесе дә һәр секундта ярдәм кулын сузарга әзер. Җитәкчелек тарафыннан тиешле игътибар булганда, күп көч һәм вакыт таләп итә торган, зур проектларга алынырга да куркыныч түгел. Үзара мөнәсәбәткә кайтып әйткәндә, безнең институтта мөселман кануннарына таянып салынган әдәп кагыйдәләре хөкем сөрә. Бу ир-ат белән хатын-кыз мөгаллимнәре аралашуына да, мөгаллимнәрнең студентлар белән аралашуына да кагыла. Егетләр белән кызлар катнаш группада укысалар да, аудитория эчендә егетләр аерым, кызлар аерым парталарда утыра. Институт эчендә аерым дресс-код каралган: хатын-кызлар гәүдәләрен каплаган кием киергә, башларына яулык бәйләп йөрергә тиеш. Егетләрнең дә, кызларның да тышкы кыяфәте пөхтә һәм тыйнак булырга тиеш. Беренче вакытларда мондагы кагыйдәләр миңа сәеррәк булып тоела иде. Шуның белән бәйле кызыклы вакыйгалар да булганы бар. Мәсәлән, мин проректор янына кергәндә, ул коридорга ишекне ачып калдыра иде. Мин аның сәбәбен аңламыйча, гел ул ишекне ябып куярга омтыла идем. Проректор исә, итагатьле генә урыныннан торып, ишекне кабат ачып куя иде. Соңыннан төшендем: исламда  ир-ат белән хатын-кыз икәүдән-икәү калырга тиеш түгел, шуңа күрә хатын-кызның куркынычсызлыгы хакына, кабинет ишеген ачык калдыралар икән. Хәзер ул хәлләрне искә төшергән саен, көләсе килә. Әлбәттә, ислам динен өйрәнгән саен, аның тирән мәгънәсенә төшенәсең, аның нигезендә безне күп төрле вәсвәсәләрдән саклану кагыйдәләре ятуын аңлыйсың. Һәм ул кагыйдәләр минем тормыш кагыйдәләренә әйләнде, дисәм дә була.
 - Айгөл Нургаяновна, сез җитәкләгән журналистика кафедрасында татар телле белгечләрне дә әзерлисезме?
- Россия ислам институтында «Журналистика» юнәлеше инде ун еллап эшләп килә. Безнең кафедраны тәмамлаган студентлар арасында ММЧда, пресс-служба, реклама һәм SMM өлкәләрендә уңышлы гына эшләүчеләр байтак. Без катнаш группа туплыйбыз һәм предметларыбыз урыс телендә укытыла. Ләкин, кафедрабызның нигезен Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында укыткан һәм татар матбугатында эшләү тәҗрибәсе булган, татар телен камил белүче белгечләр тәшкил итә.  Шулай итеп, студентларның татарча язу теләге булган очракта, без аларны татар телле массакүләм мәгътүмат чараларына, радио-телевидениедә татар редакцияләрендә практика үтәргә мөмкинлек бирәбез. Ул гына да түгел, курс эшләрен һәм чыгарылыш квалификация эшләрен татар телендә яклый алалар. Россия ислам институтының җитәкчелеге каршында минем тарафтан милли кадрлар әзерләү тәкъдиме яңгырагач, җитәкчелек бу тәкъдимне бик хуплады. Әмма әлегә, татар телле студентлар аз булганга күрә, алар өчен аерым группа ачу мөмкинлегебез юк. Әмма, укыту планына “Татар теле”, “Татар журналистикасы тарихы”,  “Региональ публицистика”, “Татар календарьлары”, “Татар дини мирасы” кебек предметлар кертелгән. Милли компонентка игътибарыбыз зур. Шулай ук безнең студентларга инглиз теле белән гарәп теле дәресләре дә керә.
 -  Чынлап та, Татарстанда татарлар этник мөселманнар саналганга күрә, бу институтта да татарлар гына, татар телендә генә укыйлар, дигән фикер йөри. Димәк, институтта төрле милләт кешеләре белем ала?
 - Россия ислам институты Россия күләмендә иң көчле дини белем бирүче уку йортларыннан санала. Монда белем алу өчен, Россиянең төрле төбәкләреннән төрле милләтле мөселманнар килә. Шуңа күрә уку рус телендә алып барыла. Безнең кафедрада, мисал өчен, бер студентыбыз Удмуртиянең бер дәүләт уку йортыннан безгә күчте. Аның өчен мөселман мөхитендә уку мөһим иде. Ә безнең университетта мөселманнар өчен бетен шартлар да тудырылган. Намаз уку өчен аерым бүлмәләр дә каралган. Институт янәшәсендә генә “Әниләр” мәчете бар. Тәхәрәт алу өчен дә барысы да җайланган. Өйлә намазы кырык минутлык озын тәнәфескә туры килә. Бу вакыт өчендә студентлар да, мөгаллимнәр дә намаз укып та, төшке ашны  ашап та өлгерәләр. Ашханәдәге ризык хәләл, субсидияләр каралу сәбәпле, бик кыйммәт тә түгел. Техник яктан да бөтен аудиторияләр бик яхшы җиһазланган, интернет элемтәсе бик яхшы эшли, һәр аудитриядә демонстрацион экраннар, интернетка кушылган компьютерлар урнаштырылган. Бу укыту процессына бик яхшы йогынты ясый. Журналистика юнәлешенә килгәндә, үзебезнең студиябез, монтаж ясый торган техник чараларыбыз бар. Шулай итеп, белгечлеккә укытырлык бөтен мөмкинлекләр дә бар.
 - Бик күп кешене борчыган сорау, дип уйлыйм, РИИда журналист белгечлеген алу кыйбатка төшәме?
- Россия ислам институты шәхси вуз булып саналганга күрә, күбесе монда уку түләүле дип уйлый. Әмма, “Теология” белән “Журналистика” юнәлешләрендә көндезге уку тулысынча бушлай. “Журналистика” юнәлешендә көндезге уку формасы өчен 25 урын каралган. Читтән торып уку мөмкинлеге дә бар. Рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм имтихан бирүче абитуриентлар, югары уку кысаларында узган сынауларны биреп, безнең интситутның студенты булуга ирешә ала. Рособрнадзор тарафыннан безнең бөтен юнәлешләр дә аккредитация узган, димәк, безнең югары уку йорты биргән диплом тулысынча расланган документ булып санала ала.
 - Россия ислам институтын тәмамлаган белгеч дини оешмаларга гына бәйләнгән буламы яисә дөньяви оешмаларда да эшли алачакмы?
 - Әлбәттә, безнең институтны тәмалаган белгечләр дөньяви оешмаларга эшкә урнаша ала. Без 03.02 “Журналистика” дәүләт стандарты буенча белем бирәбез. Вариатив өлешен исә дини предметлар тәшкил итә. Шулай итеп, безнең студентар теләсә нинди массакүләм мәгълүмат чараларында эшли алачак. Мин массакүләм коммуникация өлкәсендәге булган үзгәрешләрне зур игътибар белән күзәтеп барам. Бүгенге көндә журналистиканың реклама, PR, SMM өлкәләре белән бәйләнеше тагын да тыгызлануын күрәм. Шуңа күрә, укыту планына социаль челтәрләр белән эшләү, таргетлы реклама буенча компетенцияләр формалаштыручы дисциплиналар да керттек. Мөгаллимнәребез дә квалификацияләрен үстерүгә зур игътибар бирәләр. Җыеп әйткәндә, бездә укып чыккан белгечләр массакүләм мәгълүмат чараларында журналист булып та, җәмәгатьчелек белән элемтә, реклама, SMM өлкәләрендә дә, контент-менеджер булып та эшли ала.
 - Кайвакыт, уку йортын тәмамлап, каядыр эшкә урнашкач, институтта укыганнарыңны оныт, хәзер без сине чын һөнәргә өйрәтәбез, дигән очраклар да була. Сез биргән белемнәр тормыш һәм практика белән ни дәрәҗәдә бәйле дип саныйсыз?
 - Без практикага бик зур игътибар бирәбез. Студентлар уку дәвамында редакцияләр белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Россия ислам институтының “Шакирд” дигән үзенең электрон газеты да бар. “Исламский портал” исемле сайт та эшләп килә. Ел дәвамында студентлар бу платформалар белән тыгыз элемтәдә тора. Каләмнәрен шунда сынап карыйлар. Беренче семестрдан соң ук без аларны чын редакцияләргә, радио, телевидениегә практика үтәргә җибәрәбез. Алдан әйткәнемчә, безнең үзебезнең студияләребез, фото, видео-техникабыз бар. Мөгаллимнәребез дә журналистика өлкәсендә тәҗрибә туплаган белгечләр булгач, студентлар инде редакцияләргә күпмедер дәрәҗәдә әзерлек белән киләләр. Бүгенге көндә журналистика өлкәсендә универсаль белгечләр кирәк булуы аңлашыла. Ягъни журналист материалны таба да белергә, төшерергә дә, монтажлый белергә дә, төрле интернет платформаларга яраклаштырып, урнаштыра белергә дә тиеш дигән сүз. Санап чыгылган барлык фунцияләргә өйрәтерлек мөмкинлекләр бездә бар. Аннары, бөтен редакцияләрдә дә диярлек, ике телле белгечләрне сорыйлар. Татар телен дә, рус телен дә камил дәрәҗәдә белгән белгечләргә кытлык бик зур. Заманына карап, мәчетләрдә дә интернетта, социаль челтәрләрдә мәчетнең аккаунтын булдыру, аңа туры килә торган уникаль контент ясарга кирәклеген аңлый башладылар. Мәчетләр бик теләп безнең студентларны эшкә алалар. Шулай итеп, диплом алу вакыты җиткәндә, инде безнең студентлар бөтенесе дә диярлек эшкә урнашкан була. Бу инде без дөрес юлда, димәк, үзебезнең миссиябезне тулысынча үтибез дигәнне аңлата.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ