Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең юбиляр: директорлык штурвалында – 40 ел

Быел – Теләче районы Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушев өчен юбилейлар елы.  Бу көннәрдә ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтсә,  педагогик хезмәт эшчәнлегенә дә ярт...

Быел – Теләче районы Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Алексеевич Ибушев өчен юбилейлар елы.  Бу көннәрдә ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтсә,  педагогик хезмәт эшчәнлегенә дә ярты гасыр була икән! Шуның 40 елга якыны – Шәтке урта мәктәбе директоры вазифасында. “Төньяк флотында хезмәт итеп кайткан егетне Саба районы Сатыш сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгелиләр.  Аның матрос киемендә диңгезчеләргә генә хас булган искиткеч төз буй-сыны, җитез һәм кыю адымнар белән мәктәп ишегалдына килеп керүе әле дә күз алдымда, – дип яза хезмәттәше, ветеран укытучы Сәлмән Гыйльмиев. – Шушы көннән башланган дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте. Ул эшли башлауга мәктәп тормышы тамырдан үзгәрде. Көндезен малайлар хоккей белән “җенләнсә”, кичләрен фоторәсем ясау белән мавыкты. Тик озак эшләтмәделәр бу егетне бездә. Өч ел укытканнан соң аңа Шекшегә – урта мәктәптә эшләргә тәкъдим иттеләр. Биредә аның яңа гына оештырган хоккей командасы сенсация ясады: республика чемпионы булган  Шәтке командасын җиңде! Ә 1984 елдан инде ул җаны-тәне белән кайчандыр “көндәше” булган Шәткенең “Гром” командасы өчен җан атты. Чөнки аны бирегә директор итеп билгеләделәр.”

Александр Алексеевич Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлап, шушы фәнне укыта башласа да, физкультура- спортка булган мәхәббәтен сүндерми. Шәткедә заманында райондагы иң зур, барлык шартлары булган спорт залы төзетү дисеңме, киенү-чишенү, рәхәтләнеп уйнау өчен бөтен шартлары булган хоккей мәйданчыгымы, хоккей командасын баштанаяк форма белән тәэмин итүме, башка спорт инвентарьлары булдыру дисеңме – боларның барысы да директорның күңел бирүе һәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа да аның дистәләгән укучысы язмышларын физкультура-спорт белән бәйләде дә.  
Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган Александр Алексеевич укучыларында география фәненә дә кызыксыну уята алды. Аның берничә укучысы, география юнәлешен сайлап, югары уку йортларында укыды. Бу урында аның кул астында эшләгән дистәгә якын укытучының директор булып китүен дә әйтеп узу урынлы булыр.
     Ул җитәкләгән  мәктәп шактый еллар укучыларга экологик белем бирү юнәлешендә зур эшләр башкара. Биредә танылган галимнәр белән берлектә инновацион мәйданчык эшли.  КФУның география-экология факультеты арасындагы килешү нигезендә менә 15 ел инде максатчан эш алып барыла.  Бу мәктәптә Бөтенроссия, республика күләмендә төрле семинарлар, конференцияләр үткәрелеп киленә. Конференцияләр укучыларны эзләнү- тикшеренү эшенә тартса, укытучыларга үз эшләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. Быел уздырылачак конференциянең статусын тагын да күтәрергә исәпләре.
Александр Алексеевич Россия, Татарстан күләмендәге фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылары белән дә хаклы горурлана. “Эковесна” акцияләрендә катнашып та һәрдаим җиңүләр яулый бу мәктәптә белем алучылар.
Экологик түгәрәкләр, яшь натуралистлар эшчәнлеге, экологик сукмак булдырылган мәктәпнең башка конкурсларда да үзен күрсәтү мөмкинлеге зур. Шуларның берсе – “Эколидер” республика конкурсы.  Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча мәктәп I урынга чыкты.
Хатыны, шулай ук укытучы, татар теленнән белем  биргән хезмәт ветераны  Әлфия Габделнур кызы белән ике ир бала үстерде алар. Улларының  үз гаиләләре бар. Әти-әниләре белән  горурланып, кайтып булышып, хәлләрен белеп яшиләр.
Татарстанның атказанган укытучысы, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге әгъзасы, экологик тәрбиягә зур әһәмият бирүче географ, әле бүген дә директор булып эшләүче Александр Алексеевич Ибушев – һаман да  җитез, бар нәрсәгә өлгерүче таләпчән җитәкче. Районыбызда дөньяга килгәнгә, әти-әнисе Мамадыш районы Владимир авылыныкы булганга да без Сезнең белән горурланабыз, уңышларыгызга чын күңелдән сөенәбез, авылдашым – Александр Алексеевич! Юбилеегыз мөбарәк булсын!
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.

 

 Фоторәсемдә: Татарстанның атказанган укытучысы  А.А.Ибушев (уңда) республикабызның экология һәм табигый байлыклар министры А.В. Шадриков белән. (Фото министрлык сайтыннан алынды.)

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ