Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья донор көне: лекция барышында казанлыларга канны ничек һәм ни өчен тапшырырга кирәклеге турында сөйләячәкләр

Бүген, 14 июньдә, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Бөтендөнья донор көненә багышланган лекцияләр циклы узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.Галим-химик, DonorSearch проекты...



Бүген, 14 июньдә, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Бөтендөнья донор көненә багышланган лекцияләр циклы узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.







Галим-химик, DonorSearch проектына нигез салучы һәм җитәкчесе Руслан Шекуров «Донорлык турында: канны ничек һәм ни өчен тапшырырга? Бу ничек эшли?» дигән лекция белән чыгыш ясаячак. «Кан плазмасын донацияләү» лекциясен «Росплазма» донорлык үзәгенең Казан филиалы мөдире Асия Хөсәенова һәм табиб-трансфузиолог Юлия Вәлиуллина укыячак. Шулай ук Россиянең мактаулы кан доноры Екатерина Фролова белән open-talk булачак.
Беренче килүчеләр Казанның бер клиникасыннан донациягә кертелү өчен бирелә торган түләүсез кан анализына купоннар алачаклар. Купоннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Штаб» резиденциясе матбугат хезмәте.
Лекцияләр 19:00 сәгатьтә Татарстан урамы, 20 (2 нче кат) адресы буенча башлана, аларга теләге булган һәркем килә ала. Теркәлү буенча керү ирекле, урыннар саны чикләнгән. 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ