Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Касә янында Олег Газманов чыгыш ясаячак

 Бүген Олег Газманов Казанда Россия көненә багышланган бушлай концерт белән чыгыш ясаячак. Илнең халык артисты үз хитларын башкарачак. Концертка теләге булган һәркем килә ала, ул 19:00 сәгатьтә «...

 Бүген Олег Газманов Казанда Россия көненә багышланган бушлай концерт белән чыгыш ясаячак. Илнең халык артисты үз хитларын башкарачак. Концертка теләге булган һәркем килә ала, ул 19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана.
Сәхнәдә шулай ук татар җырчысы Марат Яруллин, республика иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак.
Искәртеп узабыз, бүген С.Хәким урамында 12:00 дән транспорт хәрәкәте чикләнгән. Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр участок 23:00 гә кадәр ябык. Автомобильчеләрдән үз маршрутын алдан планлаштыруны сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Казан халкы һәм кунаклары өчен Россия көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләнгән иде: патриотик акцияләр, уеннар, әдәби кичәләр, «Халыклар дуслыгы» маршы, этнофестиваль, салют һәм концертлар. Казанлылар өчен Татарстан иҗат коллективлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Сергей Скачков һәм «Земляне» төркеме, Pizza төркеме чыгыш ясады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ