Чирмешән лицее укытучысы «Мәгариф» журналына кызыклы тәкъдим белән чыкты
Исәнмесез, хөрмәтле «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре!Сезнең журнал аша Мәгариф һәм фән министрлыгына үтенеч-тәкъдим юлларга телим. Һәр елны бөтен республика буенча никадәр укучы башкалабызга та...
Исәнмесез, хөрмәтле «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре!
Сезнең журнал аша Мәгариф һәм фән министрлыгына үтенеч-тәкъдим юлларга телим. Һәр елны бөтен республика буенча никадәр укучы башкалабызга татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага җыела. Төгәлрәге, олимпиадалар Лаеш районының Петровский поселогында уздырыла, аннан Казанга да кул сузымы гына ара кала инде. Шул көннәрдә укучыларны укытучылары белән бергә Казанга театрга алып баруны оештырсалар, нинди әйбәт булыр иде. Башкалабызда театрлар бихисап бит! Оештыручылар автобуслар белән тәэмин итсә, спектакль һәм юл бәясен баручылар үзләре түләргә дә каршы килмәсләр иде, минемчә. Күп бала өчен бу үзенә күрә бер тарихи вакыйга буласына, гомергә хәтеренә уелып каласына һич шикләнмим. Олимпиадалар графигы, катнашучылар саны алдан билгеле, шуңа күрә моны оештыру мөмкин эш булырга тиеш дип уйлыйм. Олимпиада белем ярышы булу белән бергә милли һәм рухи тәрбия бирү чарасына да әйләнсен иде. Олимпиадага барган саен, шул турыда хыялланабыз. Укучылар беренче көнне вакытларын олимпиадага әзерләнеп уздырса, икенче көнне олимпиададан соң бик күп буш вакытлары кала.
Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Котбиева Миләүшә Вагыйзовна.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Республика олимпиада үзәге белән берлектә һәр уку елының февраль аенда татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау этабы оештырыла, һәм оештыручылар тарафыннан укучылар өчен махсус программа төзелә. Гадәттәгечә, беренче көнне катнашучылар теркәлү уза һәм бәйгегә әзерләнә. Икенче көнне ачылу тантанасы оештырыла, жюри әгъзалары һәм оештыру тәртипләре белән таныштырганнан соң, укучылар олимпиада эшләрен эшли. Укучылар белем ярышында булган вакытта, укытучылар өчен махсус семинар һәм очрашулар оештырыла. Олимпиада тәмамланган соң, укучылар катнашында төрле мастер-класслар, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән кызыклы очрашулар, әңгәмәләр уза. Укучылар әлеге чараларда бик яратып һәм кызыксынып катнаша. Кичке аштан соң укучыларга олимпиада нәтиҗәләре игълан ителә. Жюри әгъзалары тарафыннан һәр биремгә кыскача аңлатма бирелә. Олимпиада нәтиҗәләре буенча алган баллары белән белән риза булмаган очракта, укучыларның апелляциягә бирү хокукы бар. Өченче көнне укучыларны һәм укытучыларны бүләкләү, олимпиаданың ябылу тантанасы була. Программаның тыгыз булуы сәбәпле, республика предмет олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелгән көннәрдә укучылар һәм укытучылар өчен театрга баруны оештыруны мөмкин түгел.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадага чакырыла. Халыкара олимпиада үткәрү программасы чараларга бай. Мисал өчен, агымдагы елда уздырылган Халыкара олимпиада программасы кысаларында укучыларга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ягы Арча районы Кырлай авылына экскурсия оештырылды, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакль каралды, 21 нче апрель көнне Туган тел форумы кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Бу өлкәдә укучылар өчен яңа шартлар тудыру һәм туган телне өйрәнүгә кызыксындыру юнәлешендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан киләчәктә дә эш дәвам иттереләчәк.
Комментарийлар