Логотип Магариф уку
Цитата:

Гайнан Кормаш – хәтердән җуелмас каһарман

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан узган ел журнал битләрендә «Җәлилчеләр» дип аталган яңа сәхифә ачып җибәргән идек. Ел буе сезгә Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булган...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау уңаеннан узган ел журнал битләрендә «Җәлилчеләр» дип аталган яңа сәхифә ачып җибәргән идек. Ел буе сезгә Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булган шагыйрь Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхмәт Атнашев, Сәлим Бохаров хакында сөйләдек. Сәхифәбезгә каһарманнарның фашистлар төзегән исемлегендә беренче булып торган Гайнан Кормаш турындагы бәян нокта куйды.
1944 елның 25 августында фашист палачлары Берлин төрмәсендә «Идел-Урал» легионының фашистларга каршы яшерен оешмасы әгъзалары – тарихка җәлилчеләр булып кергән 11 татар гильотинада җәзалап үтерелә. Гитлерчылар тарафыннан совет әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешманың җитәкчесе кем булуы турында гына түгел, бу патриотларның рейхка күпме зыян китерүләре хакында хәзергә кадәр кайнар бәхәс бара. Әлеге бәхәскә XXI гасыр башында Икенче бөтендөнья сугышының Прага архивында табылган документ шактый зур ачыклык кертте. Википедия материалларыннан күренгәнчә, бу – Дрезденда Өченче рейхның Икенче Империя суды 1944 елның 12 февралендә чыгарган хөкем карары. «Кормашев һәм ун башкасы» (Kurmaschew und andere) дип исемләнгән ул документ «Идел-Урал» легионының антифашистик яшерен татар оешмасы эшчәнлеген гаепләү акты булып тора. «Гаепләү» битендә «хәрби куәтне җимерү» дип күрсәтелгән өземтәсе бар. Моңа кадәр әлеге документ союзниклар тарафыннан Дрезденны бомбага тоту вакытында югалган дип саналган.

Гитлерчылар яшерен оешманың «Идел-Урал» легионын эчтән таркатуда күпме көч куюларын һәм аның җитәкчесе кем булуын ничек ачыклаганнар соң? Аны әлеге документтан һәм исән калган әсирләрнең күрсәтмәләреннән чамаларга була.
Гайнан Кормаш 1919 елның 27 февралендә Казакъстанның Актүбә өлкәсе Хобда район үзәгендә туган. Аның яхшы тормышлы әтисен, мари ягында туган Нури абзыйны, монда күченеп килергә крестьяннар тормышында репрессияләр башлану мәҗбүр итә. Дүрт баласы белән хатыны Газизәне туйдыру өчен, ата типографиядә эшли. Әмма саулыгы иртә какшап, Нури абый озакламый дөнья куя. Кормашевлар гаиләсе чит-ят җирдә туендыручысыз калгач, әниләренә кер юучы булып урнашырга туры килә. Баш бала Гайнан, 6 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әтисе эшләгән типографиягә хәреф җыючы булып урнаша. Бераздан Газизәнең теләге белән Кормашевлар аталарының туган ягы – Мари республикасының Бәрәңге районы Куян авылына әйләнеп кайталар. Кормановлар нәселе XVIII гасырдан шушы төбәктә яши. Хәтта аларның алтынчы буын бабалары Кормаш Корманаевның Илеть-Кукмор (хәзерге Куян) авылында староста булып торганы да билгеле.
Җиденче сыйныфны да тәмамларга өлгермәгән Гайнан Бәрәңге педагогия техникумына укырга керә, анда иң яхшы укучыларның берсе була. «Ул тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, тыгыз гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчле, күзләре уйнап торган, шаян егет иде...», «Бер карауга, бу наян егет дөреслекнең үзе кебек әче теле белән берәребездән менә-менә көлә башлар кебек иде», – дип сөйли аның турында сабакташлары.
Техникумда яхшы укуы өстенә, Гайнанны кулдан языла торган «Кызыл уклар» әдәби журналына мөхәррир итеп тә сайлыйлар. Анда егет тәртип бозучыларга эпиграммалар язу белән бергә (ул оста сатирик та була), үзенең романтик шигырьләрен дә урнаштыра. (Аларның 11е үз укучысына ярты гасырдан соң – милли каһарман булып танылгач кына килеп иреште). Гайнан үзенең тәүге шигырьләрен «Октябрь баласы» журналы баш мөхәррире Муса Җәлилгә дә юллый. Муса аның һәр шигыренә җентекле анализ ясап, көчле якларын, кимчелекләрен тәфсилләп, җавап хаты яза. Берничә елдан алар икәү фашистлар төрмәсендә очрашыр дип кем башына китерсен.
Укуын тәмамлагач, Гайнан туган авылындагы мәктәптә математика, физика, география укыта башлый. Ул укучылары белән бик җиңел уртак тел таба. Аларны кинога алып бара, экскурсияләргә йөртә, хәрби уеннар оештыра. «Без аның дәресләре узганын сизми дә кала иде: алар шундый тиз үтеп китә иде, – дип искә ала аның элеккеге укучысы Мәсфүрә Зыятдинова.
Йомшак күңелле, итагатьле Кормашны мәктәпнең комсомол секретаре итеп сайлыйлар. 1937 елның җәендә ул Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Әмма Сталин җитәкчелегендә ил буенча җәелгән сәяси репрессияләр дулкыны мари ягындагы татар авылында яшәүче яшь укытучыга да кагыла. 18 яшьлек Гайнанга Совет власте әтисенең революциягә кадәр авылда мул тормышта яшәвен исенә төшерә. Андыйларны сталинчылар кулак дип атый. Кормашевлар гаиләсенең кайбер әгъзалары кулга алына. Кулак нәселеннән булуын яшергән Гайнан комсомолдан чыгарыла. Укучылары алдында мондый хурлыкны күтәрә алмый егет. «Иртәгә күренмәсәм, минем дәрескә керерсең әле», – ди ул дусты, шагыйрь Мансур Гаязовка һәм икенче көнне Актүбәгә китеп бара.
Актүбәдә ул 4 нче татар мәктәбендә укыта башлый, анда үзешчән сәнгать түгәрәге алып бара, тимерюлчылар клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 19 яшендә Гайнан Кормашевны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Әмма аңа яраткан хезмәтендә озак эшләргә туры килми. Армиягә чакыру килә. Ул кече командирлар мәктәбендә дошман тылында диверсия эшчәнлеген алып баручы радист белгечлеген үзләштерә, десантчы гаскәри әзерлеге уза, һәм аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Фин сугышында сугышчан чыныгу алган булачак разведчик хәрби хезмәтен дәвам итү өчен, чик буена – Белоруссиянең Гомель өлкәсенә билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул, разведка төркеме җитәкчесе булып, күп тапкырлар дошман тылына төшерелә. МГИМО профессоры Абделман Әхтәмҗан, Җәлилчеләрнең сугышчан юлын өйрәнеп, 2002 елда дөньяга чыгарган хезмәтендә Гайнан Кормашның 1942 елда Демблин лагерена яшерен оешма төзү өчен махсус җибәрелү ихтималын әйтә.
Белгеч сүзләрендә уйланырга җирлек бар. Лейтенант Кормашевның әсирлек тарихы гади түгел. Ул баштан ук фашистлар тарафыннан төрле милләт вәкилләреннән торган «Идел-Урал» легионы төзелгән Демблин лагерена эләгә. Ул чакта совет контрразведка агентлары алдына авыр бурыч куелган була: хәрби әсирләрнең күпләп илен сатуына юл куймау, көнчыгыш фронтта сугышу өчен төзеләчәк легионны мораль яктан таркату.
Командалык заданиесе буенча, Гайнан ышанычлы әсирләрдән яшерен бишлекләр төзеп, алардан илгә тугрылык турында ант кабул итә. Легион карамагына бирелгән типографиягә Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Фоат Сәйфелмөлеков кебек сыналган укымышлы милләтпәрвәр егетләрне билгели. Хәтта әсирлеккә үзеннән соңрак төшкән Муса Җәлилне дә, тоткыннар арасында аның абруеннан файдалану максаты белән, легионга Гайнан яздыра. Ышанычлы иптәшләреннән музыкаль капелла оештыра, аның кушуы буенча яшерен оешма егетләре легионерлар өчен чыгучы газета редакциясенә үтеп керә. Янәшәсендә Җәлил, Алиш кебек билгеле язучылар булуга карамастан, капелла өчен пьесалар, маршларны үзе иҗат итә, сценарийлар яза. Әсирлектә ул үзенең сөйгән кызын бик сагына. Дустына: «Фотосын гына булса да күрәсе иде», – дип сөйли, аның хатларын яттан укый. Гыйшкына багышлап, «Төн. Төрмә» дигән шигырь дә яза.
1943 елда подпольщиклар, кораллы кузгалыш оештырып, поляк партизаннары ягына чыгарга әзерләнә. Аның көне, яшерен оешмадагылардан кала, беркемгә әйтелми. Ни аяныч, әлеге планны араларындагы хыянәтче Мәхмүт Җамалетдинов белеп ала. 1943 елның 10 августында яшерен төркем кулга алына. Башта Кормаш Варшава төрмәсенә ябыла. Исән калган әсирләрнең берсе Фәрит Солтанбәков менә ничек искә ала: «Мин аны үзем утыра торган бер кешелек камераның тәрәзәсеннән күреп алдым. Аны прогулкага алып чыкканнар иде. Икенче көнне ул, сакчы күрмәгәндә, җиргә бер язу ташлады. Мин алдым. Анда «антыңны онытма» дип язылган иде. Аннан төрмә душында ул миңа, сорау алганда, үземне ничек тотарга икәнен әйтте». Шуннан соң аны гестапо карамагындагы Тегель төрмәсенә күчерәләр. Анда, ялгыш сүз ычкындыруларына өметләнеп, Рушан Хисаметдинов белән очраштыралар. «Аның йөзе кыйналудан канап, шешенеп беткән, имгәнгәнлектән, урындыкта да көч-хәл белән утыра иде. Ул барлык гаепләүләрне үз өстенә алды. Аннары аны, идәнгә егып, юан тимерчыбык белән бик каты кыйнадылар. Аның бер ыңгырашкан тавышын ишетмәдем», – дип искә ала ул минутларны Рушан әфәнде.
Яшерен оешма әгъзаларының үлем карарына «Кормаш һәм башка ун төркеме» дип язылган булу фашистларның яшерен антифашистик оешманы оештыручының кем икәнлеген ачыклый алулары турында сөйли. Бу каһарманнарның бөек батырлыгын кешелек хәтереннән еллар да, бозлы-давыллы
яңгырлар да юып ташлый алмас. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган көннәрдә без әнә шул хакта да белеп торырга бурычлы. Җәлил-Кормаш төркеме бары тик 1990 елның 5 маенда СССР Президенты М.С.Горбачев Указы нигезендә генә тулысынча акланды, әсирлектә фашистларга каршы күрсәткән батырлыклары өчен җәлилчеләр I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.
Туган ягында да, эшләгән төбәгендә дә каһарманның якты хатирәсен изге итеп саклыйлар. Куянда аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Бәрәңге районы үзәгендә һәм Куян авылында Гайнан Кормаш исемендәге урамнар бар. Казакъстан Республикасының Актүбә каласында бер урам шулай ук Гайнан Кормаш исемен йөртә. Мондагы татар-башкорт этно-мәдәни «Шатлык» оешмасы, үлемсез якташлары турында истәлекләр һәм аның шигырьләрен туплап, китап бастырып чыгарганнар.
Михаил Черепанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ