Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь композиторларның иҗат лабораториясе

Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор, пианист, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Алсу Сөнгатуллина– балалар белән эшләүдән, алар өчен иҗат итүдән тәм таба торган шәхес. Юкка гына “Алар – бик ачык, якты, эчкерсез кешеләр. Шуңа күрә дә аларга багышлап язылган әсәрләремдә әлеге илаһи нурлы яктылыкны, үтә күренмәле чисталыкны ноталар аша бирәсем, хис тулы үз дөньям белән уртаклашасым килә”,– дими инде ул.

Моннан  элек аның «В ритме марша»,«Торжественный марш» һәм «Детский марш» ноталарын үзебезнең «Мәгариф» журналында да тәкъдим иткәнебез булды.  Бер үк вакытта «Нурлы Казан»  кебек симфоник оркестр өчен язылган җитди әсәрләре дә юк түгел авторның.

Татар музыкасын халыкка җиткерү өчен янып яшәүче композитор бер үк вакытта Әнвәр Бакиров исемендәге 6 нчы музыка мәктәбендә композиция укыта. Биредә үзенең беренчел бурычы итеп ул нәни балаларның иҗади талантларын ачарга ярдәм итүне куя.  Укучыларына да һәр әсәргә иҗади якын килеп, мөстәкыйль иҗат итү мөмкинлеге бирә.

   Әнвәр Бакиров исемендәге 6 нчы Балалар музыка мәктәбенең Милли музейда узган  «Композиторның иҗат лабораториясе» дип исемләнгән концерты да ачык күрсәтте моны. Анда 11 яшь авторларның төрледән-төрле уен коралларында башкарылган көйләре яңгырады. Аларның һәркайсы тырышкан. Аркадий Мамлеевның «Сикерә, чаба кыш!», Әлмира Сөләйманованың «Узыш», Мәрьям Сәйфетдинованың «Пингвин баласы ял итә» әсәрләре үзләренең динамикасы, җетелеге, самимилеге белән дә җәлеп иткәндер.

Концертта яшь  музыкантларның остазы Алсу Сөнгатуллина  үзе дә иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Тамашачы  аның Таулы Алтайда булып кайтканнан соң рухланып язылган «Эркене кун» даласы» (алтай теленнән «ягымлы туган ил» дип тәрҗемә ителә икән) әсәрен бик җылы кабул итте. Әлеге әсәр Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары триосы  Любовь Майкова (кларнет), Марина Власова(виолончель) һәм Варвара Терехова(фортепиано) башкаруында яңгырады.

-Эркене кун» даласы» – ул борынгы төрки бабаларыбыз яшәешендә шактый зур урын биләп торган мифик дала,– дип шәрехли моны автор.

Алсу Сөнгатуллинаның мәшһүр композитор  София Гобәйдуллинага багышланып язылган «Кечкенә Софиядә кунакта»сын да җылы кабул иттеләр.

Тамашачы республиканың Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, композитор һәм    дирижёр Ильяс Камалдан төрки уен коралы -кыл-кубыз турында да шактый мәгълүмат алды.  Ул шулай ук кыл-кубызда  үзе иҗат иткән әсәрне башкарды.

Кичә ахырында Татарстан Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов яшь композиторларга үзенең матур теләкләрен юллады. “Балаларның иҗат итүе ул – үзе үк бик кыйммәтле нәрсә. Сезнең иҗатыгыз һәркемнең йөрәгенә барып җитеп, балаларның да, өлкәннәрнең дә күңелләренә шатлык иңдерсен”,– диде ул.

Материал,фото: Расиха ФАИЗОВА

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ