Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ишегалларында этноспорт» фестивальләрендә барлыгы 4000 артык кеше катнашкан

Бүген «Татмедиа» агентлыгының конференцияләр залында «Ишегалларында этноспорт» («Этноспорт во дворах») пресс-конференциясе булып узды. Биредә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры урынбасар...

Бүген «Татмедиа» агентлыгының конференцияләр залында «Ишегалларында этноспорт» («Этноспорт во дворах») пресс-конференциясе булып узды. Биредә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, «Ишегалларында этноспорт» проектын оештыручы Константин Пентегов, Татарстан Республикасы этноспорт федерациясе рәисе Олег Кондратов катнашты.

«Ишегалларында этноспорт» проекты - ул  Татарстан халыкларының мәдәниятын, уеннарын популярлаштыру һәм саклап калу максатыннан булдырылган  спорт-күңел ачу фестивале.

Казан шәһәренең ишегалларында узган  фестивальләрдә барлыгы 4000 артык кеше катнашкан, 50 гә якын фестиваль уздырылган. Бу хакта проектны оештыручы Константин Пентегов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина фикеренчә, хәзерге компьютерлар-смартфоннар заманында бу бик кирәкле проект һәм әлеге фестивальләрне бөтен Татарстан буйлап җәелдерергә, тагы да күп кешене әлеге уеннарга җәлеп итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы этноспорт федерациясе рәисе Олег Кондратов үз чыгышында, әлеге уеннарда балалар да, яшүсмерләр дә, өлкәннәр бик теләп катнашуы турында белдерде.

Проект барышында Казанда һәм Зәйдә йорт ишегалларында һәм җәмгыять урыннарында этноспорт фестивальләре узган, «гаилә блогы» программасы булдырылган, мәгълүмати каналлар төзелгән.

 

Раил Галиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ