Логотип Магариф уку
Цитата:

Иж-Бубый татарның Милләт анасын зурлады

Һәр төбәкнең, һәр авылның йөзек кашы булырдай, аның визит карточкасы ролен үтәрдәй олпат шәхесләре бар. Әйтик, Кушлавыч, Кырлай дисәк, Тукаебыз күз алдына килеп баса. Яуширмә дисәк – Гаяз Исхакые, Сар...

Һәр төбәкнең, һәр авылның йөзек кашы булырдай, аның визит карточкасы ролен үтәрдәй олпат шәхесләре бар. Әйтик, Кушлавыч, Кырлай дисәк, Тукаебыз күз алдына килеп баса. Яуширмә дисәк – Гаяз Исхакые, Сарман дисәк – Илһам Шакировы... Ә менә Әгерҗе төбәгендәге Иж-Бубыйны  бар җиһанга танытучылары бертуган мәгърифәтче авыллашлары – Габдулла, Мөхлисә, Гобәйдулла Бубилар. Аларны чын мәгънәсендә зурлый, олы хөрмәтен дә күрсәтә белә Иж-Бубый халкы. Шулай булмыйча!? Заманында хәтта Россиядә генә түгел, төрки мөселман дөньясында ифрат дәрәҗәдә абруйлы – 12 сыйныфлы мәдрәсә булдырып, моңарчы гадәти бер татар авылы саналган Иж-Бубыйны гыйлем мәркәзе дәрәҗәсенә күтәрткән бертуган Бубилар бит алар!

Әле моннан ике ел элек кенә Иж-Бубый халкы, зурдан кубып, әлеге мәдрәсәнең 235 еллыгын билгеләп үткән иде. (Бу язмада мәдрәсә эшчәнлегенә артык тукталып тору кирәкмәс, чөнки әлеге юбилей уңаеннан «Мәгариф» журналының 2017 елгы февраль санында мәдрәсә эшчәнлеген яктырткан шактый саллы язмалар биргән идек.) Һәм менә Иж-Буби авылы бу көннәрдә янәдән татар мәгърифәтчелеге мәркәзенә әверелеп алды. Сәбәбе дә саллы: татар кызлары өчен тәүге мәдрәсә оештырган күренекле җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, педагог, хатын-кызлардан беренче казыя Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуны киң масштабта билгеләп үтү иде ниятләре.

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә 2014 елдан башлап ел да апрель аенда мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышлап төбәкара укулар уздыру күркәм гадәт инде. Моңа кадәргеләрендә укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләре, докладлар белән чыгыш ясый иде. Быелгысын исә – Мөхлисә Буби юбилеена багышланганын үзгәрәк – төбәкара иҗади бәйге рәвешендә оештырырга булганнар. Татар халкы тарафыннан «Милләт анасы» буларак танылу алган мәгърифәтче Мөхлисә Бубиның XXI гасырда дәвамчылары буласы егет һәм кызларның вокал, халык уен коралларында, нәфис сүз сөйләүдә, кул эшләрендә осталыклары ни дәрәҗәдә икән? Шуларны ачыклау, барыннан да элек яшь буында милли үзаң, яшь җырчыларда башкару осталыгын тәрбияләү, балалар һәм укытучылар вокалын пропагандалау максаты иде аларның. Төбәкара бәйгегә 157 кешедән заявка алынды. Алар, вокал, музыка уен коралларында уйнау, конферанс, кул эшләре секцияләренә бүленеп, мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Ә анда җиңүчеләр соңыннан авыл мәдәният йортында Гала-концерт күрсәтте. Алар арасында Әгерҗе төбәгенең сәхнә талантлары белән бергә, күрше Удмуртия республикасы, Пермь краеның Барда районы, Актаныш, Алабуга районнары вәкилләре дә бар иде. Иж-Бубыйның мәгърифәтче Мөхлисә Бубие рухы алдында баш ияргә килгән мәртәбәле кунаклары гына никадәр иде: күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев,  шагыйрьләрдән Шәмсия Җиһангирова, Ринат Нуруллин, рәссам Фәйзерахман Гафуров, музыкант Рафинад Сәлахов, җырчылар Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Камал театры артистлары Илдар Хәйруллин, Эмиль Талипов, галимәләр Мәдинә Мәхмүтова, Гөлфия Гайнуллина...

Бубиларның бүгенге буын нәсел-нәсәбеннән булган оныкчыклары гына да сәхнә тутырып чыгып баскач, зал куанычтан шаулатып кул чапты ичмасам. Димәк, Бубилар нәселе, рухы әле яши дигән сүз!

Секцияләрдә эш барганда Разил Вәлиев җитәкчелегендә «Мөхлисә Буби һәм XXI гасырда татар мәгърифәте» дигән темага түгәрәк өстәл эшләде. Кичен исә Әгерҗе шәһәре мәдәният йортында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мөхлисә Буби тормышын һәм эшчәнлеген калку гәүдәләндергән Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Үлеп яратты» драмасын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.


           Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Буада – «Минем кече Ватаным» конференциясе

Федераль белем бирү стандартлары укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген үстерүгә зур әһәмият бирә. Мәктәпкәчә белем бирү уку йортларыннан алып ук балалар фәнни-тикшеренү эшләренә тартылырга, һәр белем б...

Буада – «Минем кече Ватаным» конференциясе
Федераль белем бирү стандартлары укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген үстерүгә зур әһәмият бирә. Мәктәпкәчә белем бирү уку йортларыннан алып ук балалар фәнни-тикшеренү эшләренә тартылырга, һәр белем баскычында бу эшчәнлек тирәнәя барырга, яңа биеклеккә күтәрелергә тиеш. Балаларның эш нәтиҗәләренә дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда бәя бирелә. Безнең М.Вахитов исемендәге гимназия укучылары да үз проект эшләре белән районыбызда, республикабызда үткәрелгән төрле фәнни бәйгеләрдә бик теләп катнаша.
Сәләтле балаларны барлау, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тагын да үстерү максатында 2015 елдан башлап гимназиябездә ике елга бер тапкыр «Минем кече Ватаным» дип аталган  фәнни-гамәли конференция үткәрү күркәм традициягә керде.

Шушы көннәрдә бу бәйгенең быелгысы үтте. Нигезләмә буенча эшләр алты юнәлеш буенча кабул ителде. Балалар бакчасы белән мәктәп, башлангыч сыйныфлар белән төп мәктәп арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлектә дәвамлылыкны тирәнәйтү максатында, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфлар өчен дә аерым юнәлешләр оештырылды.  Конференциянең читтән торып үткәрелгәнэтабына Россиянең 17 субъекты һәм Татарстан мәктәпләреннән 188 эш килде. Мәртәбәле жюри шуларның 111ен төп этапка уздырды.
Гимназиябез бу чарага бик ныклап әзерләнде. Конференциянең тиешле дәрәҗәдә узуы өчен бар шартларны да тудырырга тырыштык. Килгән кунаклар гимназия укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең туган ягыбызга багышланган эшләреннән оештырылган  күргәзмә белән таныштылар,  музыкаль тамаша  карадылар.

Конференциянең иң әһәмиятле өлеше, алты  юнәлеш буенча бүленеп, фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итү иде. Балалар үзләренең тирән эчтәлекле проектларын татар һәм рус телләрендә яклады.
Бу вакытта аларның җитәкчеләре Буа шәһәренең истәлекле һәм тарихи урыннары белән таныштылар һәм шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар.
Конференциянең йомгаклау өлешендә бүләкләнүчеләр арасында, Татарстаннан гына түгел, Ульяновск, Оренбург, Әстерхан, Төмән өлкәләре, Дагыстан, Удмуртия, Чувашстан, Мари республикалары мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә бар иде.
Гимназиябезнең дәрәҗәле кунаклары – КФУ галимнәре Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Илгизәр Ильяс улы Рәхимов, республикабызның олимпиада үзәге методисты Ольга Владимировна Аввакумова, Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Рәмис Фарук улы Сафин гимназиябездә оештырылган III төбәкара фәнни-гамәли конференциянең югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үттеләр.

Линар ЗИННӘТУЛЛИН, Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ