Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар  ачылачак

1 сентябрьдән Казанның 25 мәктәбендә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар  ачылачак. Үзенчәлекле сыйныфта 600дән артык өлкән сыйныф укучысы укый алачак.  Бүгенге көндә укырга теләк белд...

1 сентябрьдән Казанның 25 мәктәбендә психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар  ачылачак. Үзенчәлекле сыйныфта 600дән артык өлкән сыйныф укучысы укый алачак.  Бүгенге көндә укырга теләк белдерүчеләр саны 400дән артып киткән.
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов аңлатып узганча, психологик-педагогик сыйныфлар укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, булачак һөнәрләрен сайларга, нинди югары уку йортына керергә һәм мәктәптән соң нинди белгечлеккә укырга икәнлеген аңларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.  Шулай ук, психологик-педагогик сыйныфларның ачылуы, беренче чиратта, педагог һөнәрен популярлаштыру  белән дә бәйле.
«Кабул итү 9 нчы сыйныфны тәмамлаучының шәхси гаризасы нигезендә башкарыла, шул ук вакытта төп гомуми белем турында аттестат бирелә. Кабул итү критерийлары конкрет белем бирү оешмасыннан тора  һәм локаль норматив актлар буенча башкарыла», – дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы.
Психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфның өстенлеге шунда:  өлкән сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү, катнаштыру  бурычын да үтәячәк әле ул. Бу югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу өчен этәргеч булачак дигән сүз. Һәр сыйныфка якынча 25 укучы кабул ителәчәк.  Ирек Ризванов бу турыда да сөйләп үтте.
Психологик-педагогик сыйныф белән кызыксынган ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары +7(843)292-92-43 телефоны буенча Мәгариф идарәсе белгечләренә яки турыдан-туры мәгариф учреждениеләренә шалтырата ала.
Әлеге сыйныфлар Казанның һәр районында төрле мәктәпләрдә оештырылган:
Авиатөзелеш районында – 10 нчы номерлы гимназия, 117 нче һәм 119 нчы номерлы мәктәпләр;
Яңа Савин районында – «Адымнар» полилингваль комплексы, 71 нче һәм 143 нче номерлы мәктәпләр;
Вахитов районында – 1, 13, 80, 18 нче номерлы мәктәпләр;
Идел буе районында – 6 нчы, 52 нче гимназияләр, 129 нчы номерлы мәктәп;
Киров районында – 152 нче номерлы гимназия, 188 нче номерлы лицей, 81 нче номерлы мәктәп;
Мәскәү районында – 12 нче һәм 17 нче номерлы гимназияләр, 65 нче һәм 34 нче номерлы мәктәпләр;
Совет районында – 126 нчы һәм 8 нче номерлы гимназияләр, 187 нче һәм 185 нче лицейлар, 184 нче номерлы мәктәп.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ