Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Сабан туенда ана образы

«Быелгы Сабан туеның лейтмотивы нигезендә, борын-борыннан безнең һәм ата-бабаларыбызның туендыручы символы булган әниләр образы торачак», – дип хәбәр итте мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Мәдә...

«Быелгы Сабан туеның лейтмотивы нигезендә, борын-борыннан безнең һәм ата-бабаларыбызның туендыручы символы булган әниләр образы торачак», – дип хәбәр итте мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Бәйрәм 17 июньдә Сабантуйның традицион йоласы – бүләкләр җыю белән башланып китәчәк. Җигүле атлар Казан Кремленнән, опера һәм балет театрыннан, «Туган авылым» комплексыннан, шулай ук Иске Татар бистәсендәге мәйданчыктан кузгала. Финал ноктасы Камал театры янындагы мәйдан булачак, анда тамашачыларны фольклор коллективлары катнашында концерт программасы көтә.
18 июньдә Казан ипподромында ат чабышларын карарга мөмкин булачак.
Азат Абзалов сүзләренчә, Сабан туен 19 июньдә берьюлы өч мәйданчыкта: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләре каенлыкларында, шулай ук Аккош күле янындагы урман паркында үткәрү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ