Логотип Магариф уку
Цитата:

Коткаручыга – ярдәм кулы

Биектау районының бөреле авылындагы ясалма күлне бу якларга килеп чыккан бер генә кеше дә тамаша кылмый китмидер.  Беренчедән, ул авылның нәкъ урта мәйданында, ярларын бетон плитәләр  белән...

Биектау районының бөреле авылындагы ясалма күлне бу якларга килеп чыккан бер генә кеше дә тамаша кылмый китмидер.  Беренчедән, ул авылның нәкъ урта мәйданында, ярларын бетон плитәләр  белән ныгытып, түм-түгәрәк итеп  эшләнгән,  хәтта янәшәдәге йортлар да күл  тирәсенә түгәрәк  ясап урнашкан. Икенчедән, бөреленең азык-төлек, көнкүреш товарлары кибетләре, мәдәният йорты,  җирле авыл советы кебек  төрле әһәмияткә ия биналары да шушында ук.   Авылның олысы-кечесе, шырпы кирәк булса да, күл буена килеп чыкмый булдыра алмый.

Студент елларының эссе бер җәй көнендә, без, белем кыясын кимерүче бер төркем дарелфөнүн шәкертләре, үтеп барышлый бу күл буенда бераз хәл алырга, ял итәргә туктаган идек. Ул елларда көмештәй су белән мөлдерәмә тулы түгәрәк күл кояш нурларына коенып, авылга бер ямь биреп утыра иде. Хәзер бөрелеләр аның тирә-ягын паркка әйләндергәннәр, диләр. Бәлкем, моны шулай тәфсилләп сөйләвемә гаҗәпләнүчеләр дә булыр. Бу күл ул чакта ялга тукталган һәммәбезнең исендә үзенең шомлы сәерлеге белән уелып калды. Суга чумып, озак кына йөзгәннән соң чыгарга җыендык. Әмма аяк табаны белән төпне эзләгән саен, гәүдә һаман артка чигенде. Шунда гына плитәләрнең күл үзәгенә таба конус сыман, авыш итеп җәелгәнлеген аңлап алдык. Менә ни өчен ярга якыная алмыйбыз икән. Аякка басып, хәл алу турында әйткән дә юк инде. Ярый ла йөзеп килеп бортка тотынырга башыбыз җитте! Мин бу күл хакында зур итеп сөйләргә дә җыенмаган идем, әмма моннан җиде ел элек Бөреле авылы егете Кирилл Цветковның шушы күлдә батып баручы 5 яшьлек Олесяны коткаруы турындагы истәлекләр хатирәләрне уятып җибәрде.


Җәйнең бер көнендә


...2015 елның җәй башы була ул. 6 нчы сыйныф укучысы Кирилл Цветков – ишле гаиләдә үсеп килүче малай. Аның исәбе – 9 нчы сыйныфны тәмамлауга, әтисе кебек шофёрлыкка укып, машина белән «дальнякка» йөрү, шул рәвешле тыныч кына йорт өчен акча эшләү. Әтиләре Олег та йөк машинасы белән ерак аралардан Биектау кибетләренә товар ташый. Еракка йөргәнгә күрә, аны балалар да өйдә бик сирәк күрә. Әниләре Марина Михайловна – һөнәре буенча тәрбияче. Әмма ул әлегә беркайда эшләми, бер яшьлек улы Матвей белән өйдә утыра. Кириллның апасы Рита малайдан бер генә яшькә олырак. Бөтен Бөреле тарихына гомергә кереп калырлык була җәйнең ул тәүге көне. Марина Михайловна ишегалдында хуҗалык эшләре белән кайнашкан Кирилл янына чыга да: – Кирюша, Матвей нәнәңнең памперслары беткән, өйгә ипи дә кирәк, тиз генә кибетне әйләнеп кайт әле, зинһар. Өйгә кереп, акча алырга онытма, – дип, улына йомыш куша.
– Яхшы, хәзер барып кайтам, – ди әнисе кушканнарны карусыз үтәргә күнеккән Кирилл. Кулына букча белән акча эләктерә дә, велосипедына атланып, үзәккә, кибетләр урнашкан күл ягына элдерә. Күз ачып йомганчы кайтып та җитә, тик кулындагы сумкасы буш була, җитмәсә, өстеннән, Тукай әйтмешли, чишмә кебек су ага.
–Кайда болай юешләнергә өлгердең, – ди аңа ана. – Нәрсә булды?
– Әни, ачуланма инде,– ди малай, – әзер киемнәремне генә алмаштырам да кибеткә чабам. Валя әбинең оныгын күлдән тартып чыгарырга туры килде, шунда юешләндем. Күлгә егылып төшкән дә бата башлаган ул кыз. Чалбарны салып торырга вакыт булмады. Мин чишенгәндә, ул батып үлсә, Валя түтәйгә нәрсә дип әйтер идем. Килеп җитүгә, суга сикердем.
Марина, куллары белән иякләрен учлап:
– Ай, балам, үзең ничек батмыйча чыктың? – дип әйтергә генә өлгерә, Кирилл шул арада коры чалбар киеп чыга да яңадан кибет ягына җилдерә. Бары соңыннан гына Цветковларга әлеге вакыйганың шаһитлары эшнең ничек булганын сөйләп бирә.


Күл өстендә фаҗига күләгәсе


Валя әби 5 яшьлек оныгы белән күл буенда йөрергә чыга. Оныгы Олеся исә: «Әбекәй, коенып кына чыгыйм әле», – дип, бертуктаусыз Валя апакайның колак итен ашый. Билгеле, әбисе рөхсәт итми, чөнки монда балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә коену куркыныч. Әмма әбисе тыюга карамастан, үзсүзле кызчык: «Аякларымны гына юешләп алам», – дип, яр буена утыра һәм, суга аягын сузганда, күлгә егылып төшә. Күл өстендә фаҗига күләгәләре уйный башлый. Янәшәдәге эскәмиядә әлеге вакыйганың шаһиты булып утырган өлкәннә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ