Логотип Магариф уку
Цитата:

Максатчан уку өметле киләчәкме?

Нәрсә ул максатчан белем бирү? Гадәттә, абитуриентларны югары уку йортына яисә көллияткә бюджет урыннарына дәүләт финанславы хисабына түгел, ә булачак эш бирүче хисабыннан кабул итүне максатчан уку юн...

Нәрсә ул максатчан белем бирү? Гадәттә, абитуриентларны югары уку йортына яисә көллияткә бюджет урыннарына дәүләт финанславы хисабына түгел, ә булачак эш бирүче хисабыннан кабул итүне максатчан уку юнәлеше дип атыйбыз. Ягъни уку йортын тәмамлаган студент шартнамәдә билгеләнгән срокны аңа белем биргән компаниядә эшләргә тиеш булачак. Икенче төрле аларны “целевиклар” дип йөртәләр. Кыскасы, аларны укырга чиратсыз кертәләр, бушка укыталар, стипендия түлиләр һәм эш белән тәэмин итәләр. Ә моңа ирешү өчен нишләргә?
2019 елгы үзгәрешләр буенча, абитуриент үзенең укуын түли торган заказчикны үзе табарга, анда практика узарга һәм укуын тәмамлагач шушы эшкә кире кайтырга тиеш.
Шуны истә тотарга кирәк, кагыйдәләрне истә тотмасаң, уку өчен түләүне студентка капларга туры киләчәк. Әгәр эш белән тәэмин итүче кагыйдәләрне бозса, вузга акчаны шушы оешма түли, шулай ук үз студентына өч айлык хезмәт хакын да түләргә бурычлы.
Максатчан укыту нинди һөнәр алырга теләвен төгәл белүче һәм шушы белгечлек буенча эшләргә әзер булган абитуриентларга туры килә. Шулай ук бюджетка эләгү өчен баллары җитәрлек булмаган абитуриентлар өчен дә бер мөмкинлек булып тора. Унберенче сыйныфны тәмамлап теге яки бу белгечлеккә максатчан уку теләге белдергән егет яки кыз, югары уку йорты һәм оешма-предприятие арасында өч яклы килешү төзелә. Укуын төгәлләгән яшь белгеч үзенә ярдәм итеп торган оешмага эшкә кайта, ягъни максатчан уку ул югары белемле булу мөмкинлеге генә түгел, эшле булу гарантиясе дә.
Максатчан белем бирүнең кайбер үзенчәлекләре:
• Укуны тәмамлауга эшкә урнашу
• Гарантияле профессиональ практика
• Түләүсез укыту
• Стипендия алу
Ничек “целевик” булырга?
Моның өчен уку тәмамланырга берничә ай алдан әзерләнә башлау мөһим. Кагыйдә буларак, оешмалар вузларның кабул итү кампаниясе февраль-апрель айларында ук максатчан укуга кандидатлар сайлый башлый. Заказ бирүче югары уку йорты белән максатчан урыннар бүлеп бирү турында алдан килешенә.
Юлламаны каян алырга?
• федераль дәүләт органнары
• төбәкләрдәге дәүләт хакимияте органнары
• министрлык, ведомстволар
• дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре (хастаханә, театр, архив, шулай ук унитар предприятиеләр, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре)
• оборона-сәнәгать оешмалары (махсус рестрга кертелгәннәре)
• акционер җәмгыятьләре
Юнәлешне каян алырга?
Моның өчен интернетта эзләнергә туры киләчәк. Шушы юнәлеш өчен җаваплы булган ведомство яки син эшләргә әзер булган предприятие яки корпорацияне табып, кадрлар идарәсе белән элемтәгә чыгарга кирәк.
Мисал өчен, табиб булырга теләсәң, сәламәтлек саклау министрлыгы яки идарәсенә гариза язарга, кадрлар идарәсенә документларыңны, бөтен уңышларың турында мәгълүматларны тапшырырга мөмкин.
Нинди документлар таләп ителә?
• шәхси документлар
• төрле конкурс-олимпиадалар катнашу турында дипломнар
• мәктәптәге өлгереш турында белешмә
• характеристика (кайбер җирләрдә таләп ителә)
Казан шәһәренең кайсы югары уку йортларында максатчан белем алырга мөмкин?
Күп кенә эре вузларда компанияләр һәм дәүләт органнары белән килешүләр төзелгән. Түбәндә Казан шәһәренең максатчан белем алу мөмкинлеге булган югары уку йортлары исемлеген яздык. Үзегезне кызыксындырган уку йортларында максатчан уку турында мәгълүматны аларның сайтларыннан табып укырга мөмкин.
• Казан дәүләт федераль университеты
• А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты
• Казан дәүләт медицина университеты
• Казан дәүләт энергетика университеты
• Казан дәүләт аграр университеты
• Казан дәүләт мәдәният институты
• Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе
• Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе
• В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты
• Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы
• Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Фәния Лотфуллина әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ