Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары өчен «Путь в IT» олимпиадасы старт ала

1 ноябрьдә "Путь в IT" Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының беренче туры башлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге. Олимпиаданың беренче туры онлайн-фо...

1 ноябрьдә "Путь в IT" Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының беренче туры башлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге. 
Олимпиаданың беренче туры онлайн-форматта 2022 елның 1 ноябреннән 2 декабренә кадәр уздырыла. Математика һәм программалаштыру буенча олимпиадада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша алачак.
Икенче этап 2022 елның 5 декабрендә башланачак һәм 2023 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Биредә конкурсантлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр, шулай ук алар стандарт булмаган бурычларны хәл итү күнекмәсен ныгыту мөмкинлеген алачак. 
«Путь в IT» Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре 2023 елның 8 февралендә игълан ителәчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ