Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә туклану бәясе артачак

        Баланың сау-сәламәт үсүе аның ничек туклануына да бәйле булуын һәр ата-ана, һәр укытучы яхшы белә. Шуны күздә тотып, яңа уку елы башланганчы, башкалабыздагы 19 мәктәпнең а...

        Баланың сау-сәламәт үсүе аның ничек туклануына да бәйле булуын һәр ата-ана, һәр укытучы яхшы белә. Шуны күздә тотып, яңа уку елы башланганчы, башкалабыздагы 19 мәктәпнең ашханәсе ресторан итеп үзгәртеп корылачак. Бу исә укучыларның туклану шартларын яхшырту белән беррәттән, утыртып ашау урыннарын да шактыйга ишәйтү мөмкинлеге дә бирәчәк. Монысы әйбәт анысы.  Тик ашагач-ашагач, аның хакын да түлисе бар бит әле. Тик бу җәһәттән, түрә абзыйлар бик үк сөендерергә ашыкмый шул.
        Татарстанда башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә тотылган чыгымнарны этаплап арттыру планы яңадан каралачак. Әйтик, әгәр элегрәк ул 2024 елга бер көнгә бер бала өчен 61 сум 30 сум күләмендә билгеләнсә, хәзер исә 66 сум 76 тиен булачак, диелә Татарстан финанс министрлыгы әзерләгән карар проектында.
        Нормативта бер укучыга кайнар ризыкның уртача бәясе күрсәтелгән. 2025 елга кайнар ризыкның уртача бәясе һәм нормативы элегрәк планлаштырылган 63 сум 75 тиен урынына 69 сум 43 тиен күләмендә билгеләнгән. 2026 елда норматив 72 сум 21 тиен булыр дип көтелә.
        Документ 8 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза узарга тиеш. Кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ