Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина һәм Илшат Сәетов «Ку» рок-спектакле әзерлиләр
11 май көнне Г. Камал ис. театрның кече сәхнәсенә яңа спектакль чыгачак. «Премьера татар милләтеннән булган аерым кешеләр яки буын язмышы турында», – дип аңлатты шагыйрә Йолдыз Мңнуллина. «Ку» татарч...
11 май көнне Г. Камал ис. театрның кече сәхнәсенә яңа спектакль чыгачак. «Премьера татар милләтеннән булган аерым кешеләр яки буын язмышы турында», – дип аңлатты шагыйрә Йолдыз Мңнуллина. «Ку» татарча рок-спектакле аның авторлары, артистлары өчен дә зур иҗади эксперимент.
Рок-спектакльне җәмәгать эшлеклесе һәм галим Илшат Сәетов, композитор һәм «Гауга» төркеме солисты Әскәр Юнысов һәм кинорежиссер, фотограф Рәмис Нәҗмиев әзерлиләр. Йолдыз Миңнуллина белән биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла «Ку» рок-спектаклендә Илшат Сәетовның шигъри текстларын укыячаклар.
Спектакль 11 майда 18.00 сәгатьтә башлана. Билетлар инде сатуда.
Комментарийлар