Логотип Магариф уку
Цитата:

«Пропускың булмаса, федераль Сабантуйга кертмиләр икән»...

Соңгы көннәрдә якташларым, мөслимлеләр бик еш шылтырата башлады. «Дөрес микән: пропускың булмаса, 3 июльдә Мөслимдә буласы Сабантуйга кертмиләр икән?» – дип сорыйлар. Бу мәсьәлә мөслимлеләрне генә түг...

Соңгы көннәрдә якташларым, мөслимлеләр бик еш шылтырата башлады. «Дөрес микән: пропускың булмаса, 3 июльдә Мөслимдә буласы Сабантуйга кертмиләр икән?» – дип сорыйлар. Бу мәсьәлә мөслимлеләрне генә түгел, Сабантуйны тамаша кылырга яратучы башка милләттәшләребезне дә кызыксындырыр дип, Мөслим районы хакимияте башлыгы Рамил Муллинга мөрәҗәгать иттек.


- Мондый сүзләр – имеш-мимеш кенә. Безнең иң кадерле кунакларыбыз – Мөслим кешеләре, читтә яшәүче якташларыбыз. Мөслимлеләрне кунак дип әйтү дә дөрес түгел, алар – хуҗалар. Билгеле, без мөслимлеләрне генә түгел, илебезнең барча республика-өлкәләреннән кунаклар көтәбез. Быел бездә федераль татар авыллары Сабан туе үтәчәк. Без аны район Сабан туе, Ык буе авыллары Сабан туе да итеп уздырачакбыз. Федераль татар авыллары Сабан туе Татарстан районнарына әле тагын кайчан әйләнеп килер – билгесез. Ул ел да илебезнең төрле төбәкләрендә үтә.

Табигый, кеше күп булыр дип торабыз. Шуның өчен егерме гектар мәйданда, ун мең машина кую урыны әзерләдек. Аңа килү уңайлы булсын өчен, ике юл салынды. Шуны да әйтеп китим: авыл җире булганга, бездә күп кеше сыйдырышлы кунакханәләр юк. Шул сәбәпле райондашларыбыз белән киңәшләштек тә, башка төбәкләрдән рәсми рәвештә кунак  булып килүче милләттәшләребезне авылларга таратачакбыз. Аларны кабул итәргә, сый-хөрмәт күрсәтергә якташларыбыз әзер, – дип җаваплады ул безгә.

     Сүз уңаеннан, 12 июнь көнне Мөслим районының күпчелек авылларында Сабантуй гөрләячәк. Инде авылларда бүләк җыялар. Бу фотосурәтләрдә Туйгелде авылында бүләк җыйганнарын күрәсез. Сабантуйга җыенучы милләттәшләргә, якташларга бер сорау: сез бүләк алдыгызмы әле?

  Рәшит МИНҺАҖ

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ