Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабада узган Әдәби Сабан туенда яшүсмерләр өчен билингваль “Белем” радиосы ачылды

Бүген Байлар Сабасында Әдәби Сабан туе узды. Әдәби марафон җиңүчеләрен ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина сәламләде. Ул кунакларга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев сүзләрен җиткерде...

Бүген Байлар Сабасында Әдәби Сабан туе узды. Әдәби марафон җиңүчеләрен ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина сәламләде. Ул кунакларга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев сүзләрен җиткерде.
"Интернет киңлекләрендә милләтебез мәнфәгатендә алып барган төпле эшегез олы рәхмәткә лаек. Сезнең проектлар яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, ана телен өйрәнүгә, халкыбызның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксыну уятуга зур өлеш кертә", – дип сөйләде ул.
Бүген биредә дүрт әдәби марафонга нәтиҗә ясалды. Быел беренче урынны сабалылар алды, икенче урында – Арча районы, өченче урында – Әлмәт һәм Апас районнары. Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бүләкләде.

Сабан туенда яшүсмерләр өчен татар һәм рус телләрендә эшли торган билингваль "Белем радиосы" старт алды. "Радио әлегә техник режимда эшләп торачак. 1 сентябрьдән Интернетта тулы көченә эшли башлый", – дип сөйләде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ